Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Актаныш-информ" яңа бәйгегә чакыра: Туган авылым минем!

"Куяным- Куянкаем". Әгъҗибә Бәшәрова

05 февраля 2022, 20:36

Туып үскән җирем Куян авылы, хәзер Яр Чаллы шәһәрендә яшим. Авылыма еш кайтып йөрдем. Шигырьләремне күптәннән язам. Әле кулым яза белмәгән чагында ук үзем чыгарып, үземә генә шуларны яттан сөйләп йөри идем.

 

Туган авылым

 

Тургай сайрый күктә эленеп

Канатларын дер-дер кагынып,

Кайтып киләм туган авылыма

Ике көнгә генә ял алып.

 

Сәлам бирәм каен урманына

Баш ияләр яшел гүзәлләр,

Авыл мәчете каршы ала мине

Яшел бакча, матур һәйкәлләр.

 

Урам буйлап атлыйм йөрәк кага

Инде йорт капкасы күренә,

Каш өстенә кулын куеп әнкәй

Тырышып карый минем ягыма.

 

Ишек алдын чирәм басып килә

Юк бит аны хәзер таптаучы,

Унбиш тавык белән ялгыз әнкәй

Бөтен ихатаның хуҗасы.

 

Бакча аша үтеп тауга менәм

Җиләк җыям үлән аралап,

Су эчәргә диеп төшкән идем

Бәләкәй чишмә беткән таралып.

 

Йокы кача кошлар җырларыннан

Эх, төннәре ничек сихерле,

Кояш чыга, тиздән көтү китәр,

Тузан белән каплап урамны.

 

Зәңгәр мәтрүшкә чәйләренең

Гомер онытмамын тәмнәрен,

Сазлык бакалары хор сузалар

Оркестрсыз гына көйләре.

 

Китеп барам туган авылымнан

Каерылып карыйм, түз генә,

Сагыныплар саргаермын инде,

Кайталмасам тагын тиз генә.

 

Авылым горурлыгы-

Тавы текә, урамы киң

Олы юлы асфальтлы,

Солдат сыны, сабан туе

Авылның горурлыгы.

 

Мәчет ишекләре ачык

Зурлар йөри намазга,

Үткәннәрне оныттырмый

Һәйкәле күз алдында.

 

Кошлар җырына күмелә

Карагат бакчалары,

Сандугачларны тирбәтә

Тал бакчаның таллары.

 

Истә әле чишмәләре

Сулары акмаса да,

№Җәрәкә" кебек чишмәләр

Бар микән тагын кайда?

 

Укытучы да, гармунчы да

Прокурор да, агроном, 

Терлекче дә, тракторчы

“Дүрт йолдызлы” капитан,

 

Табибә дә зав. клуб та

Барсы да “атказанган”

Имам-хатип, җитәкчеләр

Чыккан безнең авылдан.

 

Кышкы гөлләмә,

Кышкы иртә.

Тагын кайтып киләм

Олы юлдан төшәм әкрен генә,

 

Кап уртада күренә мәчет манарасы

Ә янында балкып тора зур гөлләмә.

 

Агачларга ап-ак итеп бәс сарыган

Әйтерсеңлә барысы бергә чәчәк аткан,

Төрле төстә йорт түбәсе, коймалары

Гөлләмәне менә шулар хасил иткән.

 

Әкрен генә кояш килә күтәрелеп,

Җемелдәтә гөлләмәне таңның нуры,

Кошлар кунып селкетәләр ботакларны

Шарлавыктай аска коела ак бәсләре.

 

Көн җылыныр, әкрен генә җиле исәр

Гөлләмәнең “ак чәчәге” юкка чыгар,

Гүзәллеге авылымның истә торыр

Күргәннәрем хәтеремдә гел яңарыр.

 

Тагын, тагын, тагынмы?

Үткәннәргә кайта алсаң-

Син кая барыр идең?

Бернигә дә карамыйча

Чишмәгә китәр идем.

 

Кулым юып, суын эчеп,

Сусауны басар идем.

Чәчәк өзеп, җиләк җыеп 

Сагынуны басар идем.

 

Тагын, диеп сорасалар

Тауларга менәр идем,

Авылымның яшәешен

Шунан күзәтер идем.

 

Күлләрен дә, болынын да

Бөдрә матур талларын,

Ике күл уртасындагы

Сабантуе җиләнен.

 

Тагын, тагын, дисәләрме

Печәнгә китәр идем,

Әрәмәдә утын өеп

Кышка әзерләр идем.

 

Бөрлегәнен җыяр идем

Чиләгемне тутырып,

«Куян күчтәнәчен» ашап,

Ял итәрмен утырып.

 

Исеңдәме, дип сорауга

Әйе, дип әйтер идем,

Күренекле кешеләрен,

Авылыбыз мактанычын,

Манаралы мәчетен дә

Хуҗалык идәрәсен,

Сигезьеллык мәктәбен дә,

Куларасы урманын.

 

Онытмадыңмы, дисәләр-

Турыдан җавап бирәм,

Усал телле хатыннарын,

Төртмә сүзле ирләрен,

Киң күңелле әбиләрне,

Кәттә кыз-егетләрне,

Әби-бабайлардан килгән

Газиз туган телемне.

 

Гел исемдә, онытмыймын

Күңелемдә Куяным,

Кендек каны шунда тамган

Авылым- туган җирем.

 

Куяным, Куянкаем!

Исем табыйк авылга дип,

Гәпләшкәндә бабайлар,

Куян сикереп узып китеп,

Исемен әйтеп калдырган.

 

Исеменә күрә, җисеме, дип,

Әйтмәс идем авылым турында,

Куянлылар куркак түгел алар-

Эшчән, тырыш, җитез кайда да.

 

Авылымның тарихы бай

Язганнарым- соңгылар,

Бернәрсә дә онытылмый

Укый-укый искә алырлар.

 

“Агыйдел Куяны” дигән

Китап үзе ни тора!

Эчендәге бай тарихы

Күпләрне хисләндерә.

 

Сезгә хәзер “Куяннар

Спектакль куярлар” –

Дигән шаярту да йөри,

Җанга якын җор сүзләр.

 

Кыш озату бәйрәмен дә

Сабантуй чараларын,

Авылыбыз активлары

Уздыралар ел саен.

 

Куяннар Куянга килеп

Кунак булып киткәли,

Дус-дустын сыйлап җибәрә,

Алмагачын җәлләми.

 

Куянлылар башкаланы

Яулап кайттылар әле,

Уңганлыкларын күрсәтте

Авылыбызның яшьләре.

 

Авыл гимны ямьләндерде

"Җырлыйк әле" сәхнәсен,

Куян гына димәс өчен-

Күрсәттеләр асылын.

 

Бәйге өчен генә диеп,

Мактамыйм Куянымны,

Чын дөресе шулай аның,

Килеп күрегез яме.

Нет комментариев