Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Туган ягыма дан җырлыйсың, “Актаныш таңнары!”

02 июня 2022, 08:03

2613

0

0

Начало конкурса: 01 июня 2022

2022 елда район газетасы “Актаныш таңнары” газетасының 90 еллыгы уңаеннан һәм “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ”ның “#АктанышҮткәннәнКиләчәккә" проекты кысаларында “Туган ягыма дан җырлыйсың, “Актаныш таңнары!” шигырь бәйгесе игълан ителә. БӘЙГЕ НИГЕЗЛӘМӘСЕ:

1. "Туган ягыма дан җырлыйсың, "Актаныш таңнары!"шигырь конкурсы (алга таба - Конкурс) 2022 елда район газетасы "Актаныш таңнары" газетасының 90 еллыгы уңаеннан һәм "Актаныш-информ"ның "#АктанышҮткәннәнКиләчәккә" проекты кысаларында үткәрелә.
2. Әлеге Нигезләмә (алга таба - Нигезләмә) үзең иҗат иткән шигырьләр конкурсын үткәрү буенча максатларны һәм бурычларны, конкурсны оештыручылар һәм анда катнашучыларның хокукларын һәм бурычларын билгели.

3. Конкурсны "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Актаныш-информ" оештыра.

4. Конкурсның максатлары һәм бурычлары:
4.1. Сәләтле укучыларга, яшьләргә интеллектуаль үсеш һәм ярдәм итү өчен шартлар тудыру.
4.2. Иҗади яктан үзеңне күрсәтүгә һәм шәхси үсешкә ярдәм итү.
4.3. Әдәби иҗатны пропагандалау һәм популярлаштыру.
4.4. Укучыларда патриотизм хисе тәрбияләү.

5. Барлык катнашучылар өчен тигез шартлар тудыру максатыннан, Конкурс берничә яшь категориясендә үткәрелә:
- мәктәп укучылары (8-18 яшь);
- яшьләр (18-35 яшь);
- өлкән яшьтәгеләр категориясе (35 яшьтән өлкәнрәкләр);
5.1. Сайтка шигырьне урнаштырганда исем, фамилияне, яшьне, уку йортын күрсәтү мәҗбүри. Һәр яшь категориясендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.

6. Катнашу вакыты һәм тәртибе
6.1. Конкурс 2022 елның 01 июненнән 01 сентябренә кадәр үткәрелә.
6.2.Катнашучы Конкурска бер шигырь тәкъдим итә ала.
6.3.Конкурс эшләре AKTANYSH-RT.RU сайтының "Бәйгеләр" бүлегенә урнаштырыла. Элемтә телефоны: 3-15-44.

7. Конкурс материалларына таләпләр
7.1. Конкурста катнашу өчен бары тик үзең иҗат иткән шигырьләр генә кабул ителә.
7.2. Шигырь татар телендә язылырга тиеш.
7.3. Күләме: 8дән 24кә кадәр рифмалаштырылган шигырь юллары.
7.4. Эшендә шигъри әсәрне иҗат итүдә мөстәкыйльлек күзәтелмәгән катнашучы киләчәктә Конкурста катнашудан читләштерелә.

8. Конкурс эшләрен бәяләү критерийлары
- конкурс тематикасына туры килү;
- шигырьнең мәгънәле һәм композицион бөтенлеге;
- стилистик һәм тел грамоталылыгы;
- шигырьләрнең ритмик төзелеше (үлчәме, ритмы, рифмасы, матур яңгырашы);
- сәнгатьлелек (фикер, хис, кичерешләр).

9. Конкурс җитәкчелеге
9.1. Конкурсны оештыру һәм үткәрү "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Актаныш-информ"хезмәткәрләре кергән жюри функцияләре белән Оештыру комитеты тарафыннан башкарыла.
9.2. Конкурсның Оештыру комитеты катнашу өчен килгән шигырьләрне сайтка урнаштыра, яшь категорияләренең бүленешен аныклый, конкурста катнашучылар исемлеген формалаштыра.

10. Йомгак ясау
10.1. Бәйге жюрие һәр яшь категориясендәге җиңүчеләрне билгели.
10.2 Җиңүчеләр "Актаныш таңнары" газетасының 90 еллыгы уңаеннан уздырылучы тантанада дипломнар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә. Барлык катнашучылар арасында иң күп тавыш җыйган авторга "Укучы мәхәббәте" бүләге тапшырылачак.

Запись успешно добавлена!

Запись будет опубликована в ближайшее время, после проверки модератором.

Информация для участия в конкурсе, отобразится на сайте
Фотография успешно добавлена!
Галерея успешно добавлена!
Информация для связи с участником, видна только редакции

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Галерея

Нет комментариев