Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Солтангол авылында яшәүче әниебез БӘЛКЫЙС ШӘЙХЕЛГАЛИ кызы ШӘЙМӘРДАНОВАның гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее

22 января 2017, 16:25

728

0

2

Солтангол авылында яшәүче әниебез БӘЛКЫЙС ШӘЙХЕЛГАЛИ кызы ШӘЙМӘРДАНОВАның  гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее

Солтангол авылында яшәүче әниебез БӘЛКЫЙС ШӘЙХЕЛГАЛИ кызы ШӘЙМӘРДАНОВАның 18 гыйнварда гомер бәйрәме - 70 яшьлек юбилее.
Әниебез! Сине чын күңелдән тәбриклибез. Сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхет-шатлыклар телибез.
Әни, диеп әйтер кешең булу -
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Әйе, чыннан да, без бүгенге көндә бик бәхетле, чөнки яныбызда кояш кебек балкып торган нурлы йөзле, мул ризыклар белән каршы алучы әниебез бар. Әни, син безгә һәр көнне күңел җылысын өләшүче, барыбызны да өстәл буена җыючы, әтиебезнең ныклы терәге. Алдагы көннәреңдә туар таңнарыңа сөенеп, кайгысыз-хәсрәтсез, әти белән бәхетле гомер кичерергә язсын.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең безне кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев