Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

РАСИМ ФАТЫЙХ улы ШАГАЛИЕВнең 13 август көнне 65 яшьлек юбилее

14 августа 2017, 07:05

381

0

0

РАСИМ ФАТЫЙХ улы ШАГАЛИЕВнең 13 август көнне 65 яшьлек юбилее

Пучы авылында туып, бик күп еллар балаларны белемле итүгә багышлап, Яхшый мәктәбен алдынгылар рәтеннән төшерми җитәкләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булып та актив тормыш рәвеше алып барган хәләл җефетем, әтиебез РАСИМ ФАТЫЙХ улы ШАГАЛИЕВнең 13 август көнне 65 яшьлек юбилее.
Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык газиз әтиебез! Сине олуг бәйрәмең белән кайнар котлыйбыз. Әниебез белән безне ике кызыңны кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа гына түгел, үзең тәрбияләгән укучыларыңа да сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Ягып җылытыла торган үзең җитәкләгән мәктәбеңнән укучыларны, алар күп еллар хыялланган, үзең йөреп, тырышып салдырган яңа, барча җиһазлы мәктәпкә күчердең Җитәкче буларак, гаделлекне, кешелеклелекне өстен күрдең.
Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Дамиләбезгә дә син ышанычлы, ныклы терәк булган ягымлы дәү әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әниебез белән алдагы көннәрдә дә сау-сәламәт, бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, безнең шатлыкларга сөенеп муллыкта, саулыкта, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәргә насыйп булсын үзегезгә! Без сине хөрмәт итәбез, яратабыз!
Тәрәзләрдә утлар балкып яна,
Әти каршы ала урамда.
Йөгергәләп әни табын кора,
Тәмле ашлар пешкән казанда.
Озак еллар шулай тәрәзләрдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни, туган йортыбыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев