Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Актанышта яшәүче әтиебез МАЗҺАР ГАЗЕТДИН улы ШӘМТИЕВ 90 яшен каршы ала

27 октября 2017, 06:26

357

0

0

Актанышта яшәүче әтиебез МАЗҺАР ГАЗЕТДИН улы ШӘМТИЕВ 90 яшен каршы ала

Нәкъ 90 ел элек, көзнең муллыкка һәм төсләргә бай чагында, 31 октябрь көнне Мөслим районы Әмәкәй авылында туып-үскән, хәзерге көндә Актанышта яшәүче әтиебез МАЗҺАР ГАЗЕТДИН улы ШӘМТИЕВ дөньяга килә.
Кадерле әтиебез! Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык. Сине 90 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең, һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!
Көчле рух, сүнмәс яшәү дәрте
Бирелгәндер сиңа тумыштан.
Әлмәндәр карт төсле ахыргача
Туймый яшә, әти, тормыштан.
Әтиебез, йөзгә җиткәндә дә
Дәртле булсын йөрәк тибешең.
Матурлардан матуррак булсын
Гомереңнең калган өлеше.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев