Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ахун авылында гомер кичерүче НАЗИМБӘК һәм ГӨЛҖИДӘ МУРЗИННАРның бергә гаилә корып яшәүләренә 60 ел

27 октября 2017, 06:30

382

0

0

Ахун авылында гомер кичерүче НАЗИМБӘК һәм ГӨЛҖИДӘ МУРЗИННАРның бергә гаилә корып яшәүләренә  60 ел

Ахун авылында гомер кичерүче әтиебез НАЗИМБӘК ШӘЕХМОРЗА улы һәм әниебез ГӨЛҖИДӘ МӨХӘММӘТХАН кызы МУРЗИНнарның бергә гаилә корып яшәүләренә 1 ноябрьдә 60 ел.
Кадерле әтиебез һәм әниебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмегез көнендә без сезгә ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерлеләребез, сезгә булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларында, тормыш юлларыгызны иминлектә, сау-сәламәт булып, тигез яшәп, бәхетле көннәрдә шатлык белән үтәргә язсын.
Сез безнең өчен һәрвакыт үрнәк, яшәү өлгесе, тормыш маягы булдыгыз. 5 баланы кадерләп үстереп зур тормыш юлына чыгардыгыз, һәрберсе үз юлын, үз парын табып матур гомер кичерәләр.
Әти, әни! Бүгенге кебек, киләчәгегез дә тоташ бәхетләргә уралсын, гаилә җылысы сүрелмәсен. Без балаларыңа, килен-кияүләреңә, онык-оныкчыкларыгызга якты нур өләшеп, аларның ихтирамын, җан җылысын тоеп, озын-озак гомер кичерергә язсын.
Әти-әниле йорт - иң бәхетле нигез,
Һәрчак ачык аның капкасы.
Ихатасы нурлы, табыны мул,
Бәхет белән балкый як-ягы.
Мәңге шулай тәрәзәләрдә
Балкып торсын иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни, туган йортыбыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев