Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Буазкүл авылында гомер итүче ИЛҮЗӘ РӘХИМ кызы ГЫЙЛМАНОВА 55 яшьлек юбилеен каршылый

03 ноября 2017, 06:37

416

0

0

Буазкүл авылында гомер итүче ИЛҮЗӘ РӘХИМ кызы ГЫЙЛМАНОВА 55 яшьлек юбилеен каршылый

Бурсык авылында туып, бүгенге көндә Буазкүл авылында гомер итүче сеңлебез ИЛҮЗӘ РӘХИМ кызының 3 ноябрьдә 55 яшьлек юбилее.
Сеңлем - кадерлем! Туган көнең белән котлап, иң җылы, ихлас теләкләребезне юллыйбыз. Нинди генә теләкләр теләсәк тә, синең өчен аз булыр кебек. Сеңлем, син бит безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Күңелдән чыккан изге теләкләребезгә кушып, сиңа мең рәхмәтләр әйтәсе килә. Алдагы көннәреңдә дә ару-талуны белмәс аяк-кулларың сызламасын, Ходай биргән гомереңдә шатлык-куанычларга төренеп, тән сихәтлеге, җан тынычлыгы белән кайгысыз-хәсрәтсез яшәвеңне телибез. Сине бәхетле итеп күрү безнең өчен зур бәхет ул. Тәкъдиреңә язылган бәхетең озын гомерле, саулыгың ныклы булсын.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Юбилеең белән котлыйбыз.
Шатлык белән тулы озын гомер,
Имин көннәр генә телибез.
Туганлыкны саклап яшик шулай
Бер-беребезнең хәлен белешеп,
Кайгы килсә бергә уртаклашып,
Шатлык килсә бергә бүлешеп.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев