Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ахун авылында яшәүче СӘХИЯ МИҢНЕГАЛИ кызы АДИЕВАга 65 яшь тулды

01 декабря 2017, 19:18

349

0

0

Ахун авылында  яшәүче  СӘХИЯ МИҢНЕГАЛИ кызы АДИЕВАга 65 яшь тулды

Ахун авылында яшәүче апабыз СӘХИЯ МИҢНЕГАЛИ кызы АДИЕВАга 1 декабрьдә 65 яшь тулды.
Кадерлебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Һәрвакыт ярдәмчел, игелекле, киң күңелле, ачык йөзле булганың өчен без сине бик яратабыз. Сиңа сәламәтлек, матур тормыш телибез. Киләчәктә дә туганнарыңның, дусларыңның күңел җылысын тоеп, Фәрих җизни белән тигезлектә яшәп, балаларыгызның дәүмәтен күрергә насыйп итсен.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә әле сау-сәламәт булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев