Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Актанышта яшәүче кадерле әниебез НУРАНИЯ НИЯЗ кызы ГАРИПОВАга 60 яшь

02 декабря 2017, 19:08

386

0

0

Актанышта яшәүче кадерле әниебез НУРАНИЯ НИЯЗ кызы ГАРИПОВАга 60 яшь

Актанышта яшәүче кадерле әниебез НУРАНИЯ НИЯЗ кызы ГАРИПОВАга 30 ноябрьдә 60 яшь тулды.
Безнең өчен иң кадерле кешебез - яраткан әниебез! Сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Алдагы гомер елларында һәр туар көнгә сөенеп, безнең кадер-хөрмәтебезне күреп, әтиебез белән иңне-иңгә куеп, бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай,
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев