Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ахун авылында яшәүче Рәдис Мәдәви улы Ямаловның күркәм юбилее

06 июля 2018, 12:59

1383

0

0

Ахун авылында яшәүче Рәдис Мәдәви улы Ямаловның күркәм юбилее

Ахун авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез РӘДИС МӘДӘВИ улы ЯМАЛОВның 7 июльдә гомер бәйрәме – 65 яшьлек күркәм юбилее.

 

Тормышта борчу-шатлыкларны уртаклашырдай көчле рухлы, һәрвакыт таяныч булырдай, кайгыртучан, балаларың өчен җан атып яшәүче, туганнарыңа олы терәк булган әтиебез! Сине шушы матур бәйрәмең белән ихлас котлыйбыз. Сиңа тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, бәхет, шатлык, тыныч тормыш, әниебез белән пар канат булып, тигезлектә, муллыкта, кайгысыз-хәсрәтсез яшәвеңне телибез! Безнең, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, безгә таяныч булып, уңышларыбызга сөенеп яшәгез.

 

Озак яшә, бер дә авырма син,

Хәер-савап кайтсын үзеңә.

Сагынышып җыелырга язсын

Әти-әни йорты түренә.

 

Ашлар тәмле әни кулы белән,

Йортлар ямьле әти тыны белән.

Йортыбызның утын сүндермичә,

Яшәгез сез кайгы күрмичә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев