Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Актаныш муниципаль район Башлыгы Ленар Зарипов Әниләр көне белән котлады

26 ноября 2023, 05:29

584

0

0

Актаныш муниципаль район Башлыгы Ленар Зарипов Әниләр көне белән котлады

Кадерле әниләребез, хөрмәтле әби-апаларыбыз!

Сезне иң җылы һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне белән ихлас күңелдән котлыйм.

"Җәннәт әниләрнең аяк астында" дип юкка гына әйтмиләр. Бәрәкәтле, имин, тыныч тормышка бары тик әниләрнең хәер-догасы, аларның фатихасы аша гына ирешеп була. Алар дөньябызның яме. Алар - иң газиз, иң якын кешеләребез. Бу бәйрәм – тагын бер кат әниләргә ярату хисләребезне җиткерү өчен уңай форсат. Әниләргә булган мөгамәләбез безнең асылыбызны, рухи дөньябызны, тәрбиябезне күрсәтә. Аларның кадерен белеп, хөрмәт итеп, рәхмәтле булып яшәргә кирәк.

Бүген без, язмыш җилләре белән сыналган, гаилә җылысына һәм назга сусаган сабыйларны үз канаты астына алган күп балалы Аналарга ихластан рәхмәт сүзләре әйтәбез. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә илебез иминлеге өчен көрәшкән батыр улларны тәрбияләгән Аналар алдында рәхмәт әйтеп баш иябез. Теләк бер генә - дөньяларыбыз тынычланып, барлык егетләребез дә исән-имин әйләнеп кайтсын.

Хөрмәтле әниләр! Гаиләләрдә өмет, ышаныч һәм мәхәббәт кебек какшамас кыйммәтләрне саклап яшәвегез өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, балаларыгыз наз, җылылык, кайгырту бүләк итсеннәр. Сезгә иминлек, ана бәхете, гаилә тигезлеге һәм сәламәтлек телим!

 

Ихтирам белән,

Ленар Зарипов, Актаныш муниципаль район Башлыгы

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев