Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Актаныш муниципаль район Башлыгы Ленар Зарипов райондашларны Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итә

04 ноября 2022, 07:00

785

0

0

Актаныш муниципаль район Башлыгы Ленар Зарипов райондашларны Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итә

Хөрмәтле актанышлылар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Халыклар бердәмлеге көне Россиянең истәлекле даталары арасында әһәмиятле урын алып тора. Төрле милләттән булган бабаларыбыз халык ополчениесе төзеп, дошманны тез чүктергәнгә, Ватаныбыз башкаласын азат иткәнгә дүрт гасырдан артык вакыт узды. Халыкларның, төрле милләт һәм дин әһелләренең дошманга каршы бердәм булып көрәшүнең нәтиҗәсе буларак, ул чорда дәүләтебез тарихындагы иң хәвефле кризисларның берсен җиңеп чыгуга ирешкәнбез.

Бүгенге көндә дә, кызганыч, тарих кабатлана. Америка Кушма Штатлары һәм Европа илләре чит җирдә, озак еллар безнең белән иңгә-иң терәп, нацизмны җиңгән тугандаш Украина халкын югалтуларга дучар итеп. Россиягә каршы мәгънәсез көрәш алып бара. Күпмилләтле Россиянең көче нәкъ менә халыклар бердәмлегендә икәненә бүген дә без ачык инандык.
Шул еллардагы кебек үк, Татарстан бүген дә – Россия Федерациясенең таянычы. Бүген, милләтебезнең асыл егетләре илебез тынычлыгы өчен, ата-бабаларыбызның эшен дәвам итеп тыныч киләчәк өчен көрәшә. Аларның һәрберсенә дә теләк бер – исән-имин әйләнеп кайтсыннар. Җиңү өчен көч куеп, бүген утны-суны кичкән райондашларыбызның якыннарын һәм гаиләләрен кайгырту – безнең төп бурыч.
          6 ноябрьдә без Татарстан Республикасы Конституциясе көнен дә билгеләп үтәбез. Хокукый системаның нигезе һәм чыганагы булган Төп Законны кабул итү Татарстан дәүләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга, демократик, хокукый һәм иҗтимагый дәүләт төзелешендә мөһим адым булды.

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итәм. Эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телим. Гаиләләрегез имин, күңелләрегез күтәренке, йөргән юлларыгыз һәрвакыт уң булсын. Туачак һәр көн җиребезгә аяз күк йөзе һәм тынычлык алып килсен!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев