Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Белем бәйрәме белән котлады

Хөрмәтле укытучылар һәм тәрбиячеләр, мәгариф системасы ветераннары, укучылар, әти-әниләр! Сезне яңа уку елы башлану белән чын күңелдән тәбрик итәм.
1 сентябрь — Белем көне укытучылар, балалар, әти-әниләр өчен генә түгел, һәркем өчен дә кадерле, күңелгә якын бәйрәм. Чөнки балачакның иң якты хатирәләре мәктәп елларына бәйле. Бүгенге көнне аеруча беренче сыйныфка баручылар зарыгып көтеп алды. Чөнки алар өчен өр-яңа, мавыктыргыч, яңалык һәм ачышларга бай булган дөнья ишекләре ачыла. Аларга тырышып укырга, районыбыз, Республика, илебез өчен зыялы шәхесләр булып үсүен телим.
Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, остазлар! Сезгә тырыш хезмәтегез, балаларга биргән күңел җылыгыз өчен ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә һөнәри уңышлар, зирәклек, ә укучыларга максатка ирешүдә үҗәтлек, яхшы билгеләр, ата — аналарга сабырлык телим. Ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Бәйрәм белән сезне!
Нет комментариев