Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов районыбызның торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен тәбрикли

19 марта 2023, 02:55

746

0

0

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов районыбызның торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен тәбрикли

19 март - торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне. Яшәешебез өчен бик мөһим әлеге өлкәдә хезмәт куйган райондашларыбызны, лаеклы ялдагы ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән котлыйм!

Бүгенге заманның уңайлы шартларына кинәнеп яшәү коммуналь хуҗалык хезмәткәрләреннән башка һич мөмкин түгел. Яктылыкка, җылылыкка, чисталыкка-пөхтәлеккә ирешеп тормыш алып бару өчен әлеге өлкәдә эшләүче һәркемнең тырышлыгы, күңел җылысы, эшкә намуслы карашы кирәк.

Район җирлегендә яшәүчеләр коммуналь хезмәткәрләрнең үз эшләренә карата күркәм сыйфатларын көн дә күрә, фидакарь хезмәтләрен таный, рәхмәтле булып яши.

Актаныш халкының тормыш сыйфатын яхшыртуда керткән өлешегез өчен Сезгә ихластан рәхмәтемне белдерәм. Авыр һәм җаваплы хезмәтегез һәр йортка иминлек китерсен, һәрбарчагызга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, мәшәкатьсез көннәр насыйп булсын. Бәйрәмегез белән!

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев