Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Актаныш авылында гомер итүче Йосыф Әхтәм улы Хуҗинга 70 яшь тулды

06 июля 2018, 13:02

1785

0

0

Актаныш авылында гомер итүче Йосыф Әхтәм улы Хуҗинга 70 яшь тулды

Актаныш авылында гомер итүче ЙОСЫФ ӘХТӘМ улы ХУҖИНга 3 июльдә 70 яшь тулды.

 

Кадерлебез, сине юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Без синең үткән юлыңа, башкарган хезмәтләреңә карап баш иябез.

 

Син, әти, һәрвакыт безнең таянычыбыз, ярдәмчебез, ныклы терәгебез, киңәшләр бирүчебез, уңышларга сөенүчебез. Син – безнең өчен һәрчак үрнәк, син – безнең горурлыгыбыз.

 

Әтиебез, бабабыз! Алдагы көннәрдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.

 

Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әни белән бер-беребезгә терәк, куаныч, ышаныч булып,  кайгысыз-хәсрәтсез тормыш кичерүегезне телибез.

 

Тормыш күгең кайгыларсыз, аяз булсын,

Һәр иртәдә сине бәхет көтеп торсын.

Һәр туар көн муллык-шатлык бүләк итсен,

Гомер юлың еракларга  дәвам итсен.

 

Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Нинди генә изгелекләр эшләмәдең

Кешеләргә гомер буена.

 

Шуңа сине бар да яраталар,

Дус-ишләрең йөри кергәләп.

Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән

Яшик әле, әти, бергәләп.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев