Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Актаныш авылында яшәүче кадерле әтиебез ФАРИС ӘБЕЛГАС улы МУСИНның 16 март көнне гомер бәйрәме 60 яшьлек юбилее.

12 марта 2020, 13:28

14818

0

4

Кадерле тормыш иптәшем, сөекле әтиебез, яраткан бабабыз! Сине күркәм юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Әти, бөтен гомерең үзеңнең туган җиреңә, авылыңа намуслы хезмәт итүгә үтте. Эшне бөтен күңелеңне, чынбарлыгыңны биреп башкара беләсең, шуңа да зур хөрмәткә лаек син. Үз эшеңне яратып эшләүче оста син. Тырыш, кешелекле, ярдәмчел булуың белән зур ихтирам һәм хөрмәт яуладың.

Кадерле тормыш иптәшем, сөекле әтиебез, яраткан бабабыз, сиңа дөньядагы иң зур байлык – саулык телибез, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, бәхетле тыныч тормышта яшәргә насыйп итсен. Сине Аллаһның изге фәрештәләре яклап-саклап кына йөртсен.

Рәхмәт, әти, әни белән безне яхшы кешеләр итеп, сөеп үстердегез. Барлык кылган изгелекләреңә, ярдәмнәреңә, бөтен гомереңне “балаларым, оныкларым, туганнарым” дип, өзелеп яшәгәнең өчен тирән рәхмәтлебез.

Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетең – әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер итәргә язсын.

60 яшең тулды менә!

Байлыгың – алты дистә!

Кичә генә булган кебек

Алтмышы тиен истә.

Әйтерсең, бүген әле син

Башлыйсың яши генә.

Керәсең атлап бары тик

Картлыкның яшьлегенә.

Менә шулай тыйнак кына,

Кызыкмый артыгына,

Җитәрсең Аллаһ боерса,

Картлыкның картлыгына.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X