Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Актанышта гомер итүче кодабыз АЗАТ МӘГФҮР улы ГАЙНУЛЛИНның олуг бәйрәме – 60 яшьлек юбилее

06 июля 2018, 12:55

1443

0

0

Актанышта гомер итүче кодабыз АЗАТ МӘГФҮР улы ГАЙНУЛЛИНның олуг бәйрәме  –  60 яшьлек юбилее

4 июль – күңелле җәй көнендә матур Әгъбәз авылында дөньяга килеп, хәзерге вакытта Актанышта гомер итүче кодабыз АЗАТ МӘГФҮР улы ГАЙНУЛЛИНның олуг бәйрәме  –60 яшьлек юбилее.

 

Хөрмәтле кодабыз, гомер бәйрәмең белән тәбрикләп, сиңа булган җылы хисләребезне, рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәгең җыр кебек матур, моңлы, кояштай якты, нурлы, туар таңнарың аяз булсын.

 

Аксакаллар зирәклеге белән

Бергә кушып яшьлек ялкынын,

Без телибез синең гомереңнең

Якты нурлар сибеп балкуын.

 

Юлларыңда уңыш юлдаш булсын,

Бәхет кошы булсын иңеңдә.

Күңелеңне сөю назлап торсын

Һәм сүнмәсен өмет күгеңдә.

 

Дистәләрне – дистәләргә кушып, гомер йомгакларын сүткәндә, күңел  матурлыгын саклап, тормышның, табигатьнең һәр мизгеленә хозурланып яши беләсең.

 

Янәшәңдә җан җылысын биреп, сабырлыгыңа, уңганлыгыңа тиңнәр булмас кодагыебыз белән тәрбияләп үстереп,  укытып, олы тормыш юлына бастырган балаларыгызның бары тик ихтирамын, мәрхәмәтен тоеп, сәламәт, бәхетле оныклар сөеп, шатлык-куанычларын күреп, һәрвакыттагыча ямьле иркен-мул тормышта, якыннар туганнар түгәрәгендә олы хөрмәтлеләре булып, саулык-саләмәтлектә, тигез яшәвегезне теләп, кода-кодагыегыз һәм балалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев