Актаныш

Бер-берегезне табып, үзегезне дә, безне дә бәхетле иткәнсез!


Көзге муллык, агачлар алтын яфракка төренгән чорда безнең өчен газиз һәм кадерле булган әтиебез Фирдәвис Солтангәрәй улы Сәетов белән Лена Нуртдин кызы Сәетова моннан 55 ел элек, 15 сентябрь көнне, гаилә корып, яңа зур тормыш юлына аяк басалар. 


Шушы вакыт эчендә алар 5 балага гомер биреп, аларны укытып, тәрбияләп үстереп, һәрберебезне зурлап никахлап,  туйлап тормыш сукмагыннан атлатып җибәрделәр. Язмыш аларны да сынамый калмады, әзмәвердәй 2 улларын югалтырга туры килде. Тормышның күпме ачысын-төчесен күрсәгез дә, әти-әни, сез барыбер сынмадыгыз-сыгылмадыгыз. 


Алар икесе дә Киров исемендәге совхозда фидакарь хезмәтләрен куеп, лаеклы ялга чыктылар. Әтиебез 47 ел буе алдынгылар сафында булды. Алар бүгенге көндә дә үз хуҗалыкларында сынатмыйлар, мул-туар асрап, бакча карап, матур итеп яшиләр. Әниебез дә төшеп калганнардан түгел, аның пешергән ризыклары телеңне йотарлык. Ул әле 80 яшендә дә табын тутырып төрледән-төрле камыр ризыклары пешереп куя. Күзләр генә тимәсен сезгә, әти-әни.


Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, иң мөһиме – картлыктагы күңел тынычлыгы, тигезлек һәм корычтай нык саулык-сәламәтлек, тормышыбызга ямь өстәп, авырмыйча яшәвегезне, озын гомер итүегезне телибез. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт, әти-әни.

55 ел иңне-иңгә куеп,
Бергә тартып тормыш арбасын,
Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,
Һәрчак туры юлдан барасыз.

Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,
Безгә сезнең белән бик рәхәт.
Әти-әни, барысы өчен сезгә,
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

Безнең  өчен пар  йолдызлар булып,
Күңел күгебездә яныгыз.
Кайгы-сагышларны һич күрмәсен
Мәрхәмәтле, олы җаныгыз.

Акыллы сүз, алтын киңәш белән
Авыр чакта ярдәм итәсез.
Адашканда, ак юл күрсәтүче
Күңел күзе  – ул сез икәнсез.

Сез булганда, әти-әни,
Нигезебез нурлы-сөйкемле.
Адашканда һәрчак юл күрсәтеп
Яныгызчы йолдыз шикелле.

Тәрәзәләрдә утлар балкып яна,
Әти каршы ала урамда.
Йөгергәләп әни табын кора,
Тәмле ашлар пешкән казанда.

Озак еллар шулай тәрәзәләрдә
Балкып торсын иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни, туган йортыбыз.

Җирдә яшәү – сынау бит ул, диләр,
Авырлыкны бергә җиңдегез.
Тормыш сукмагыннан бергә атлап,
Зөбәрҗәт туегызга җиттегез!

Ходай биргән олы бүләк бит ул –
Тигезлектә гомер итүләр.
Язмыш салган  урау юллардан
Иңне-иңгә терәп  үтүләр.

Тормыш йөген бергәләшеп тарту
Ямьләндерә яшәү мәгънәсен.
Шатлыклар да, әрнеп 
елаулар да
Бергә кичерелгән, һәммәсе...

Кем сокланмас сезгә карап бүген,
Сөбханалла, күзләр тимәсен.
Ходай сезгә үзе ярдәм иткән
Сайлаганда тормыш иптәшен.

Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез.

Насыйп булсын бала, оныкларның
Игелеген сезгә күрергә.
Һәм безгә дә  Ходай язса иде
Бриллиант туегызны күрергә.
 

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: