Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

БЕЗДӘН БҮЛӘК - ИЗГЕ ТЕЛӘК: Бүген җитәкчебез И.Г. Хәбибуллинның гомер бәйрәме

27 октября 2018, 06:16

3030

0

9

БЕЗДӘН БҮЛӘК - ИЗГЕ ТЕЛӘК: Бүген җитәкчебез И.Г.  Хәбибуллинның гомер бәйрәме

Яңа Әлем авыл җирлегендә дөньяга килеп, бүгенге көндә Актанышта гомер итүче зур хөрмәткә лаек җитәкчебез Илгиз Гафият улы Хәбибуллин 27 октябрь көнне үзенең олуг юбилеен – 65 яшьлек тормыш бәйрәмен каршы ала. 


Илгиз Гафият улы! Гадел җитәкче булу һәм туплаган дус командага ихтирам белән карау һәр җитәкчегә дә бирелми. Без, Сезнең кул астында эшләүчеләр, бу яктан бик бәхетле. Үз эшенең остасы булу, заман сулышын тоеп, дөрес юл белән алга атлау – бу чын талант! Сез хезмәткәрегезнең һәркайсына аерым ихтирам күрсәтеп, гадел җитәкче булуыгыз белән безнең ихтирамны яулаган мөхтәрәм зат. Сез үзегезнең коллективта тоткан урыныгыз, матур эш нәтиҗәләрегез, тату гаиләгез булу белән горурлана аласыз. Киләчәктә дә башкарган хезмәтегез бары тик уңышлар гына китерсен. Якты уй-теләкләрегез тормышка ашсын. Туар таңнарыгыз якты, сәламәтлегегез ныклы, гомерегез бәхетле узсын. Һәрвакытта да игелекле, изгелекле булып калыгыз. Гаилә бәхетегез түгәрәк булсын. Тәҗрибәле һәм оста җитәкче буларак, Сез киләчәктә дә планнарыгызны, уйларыгызны уңышлы тормышка ашырырсыз, дип ышанабыз. 


Күпме булса җирдә изге теләк, 
Без телибез Сезгә барысын да. 
Ак чәчәкләр кебек, бәхет яусын 
Туар һәрбер көннең таңында. 

Күңел күгеһәрчак аяз булсын, 
Читләп үтсен сагыш-борчулар. 
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын, 
Аннан кадерлерәк нәрсә бар? 

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X