Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Безнең өчен иң кадерле булган, Актанышта гомер итүче, хөрмәтле әниебез ВЕНЕРА ХАТЫЙП кызы ӘХМӘТОВАның 4 ноябрьдә гомер бәйрәме, 80 яшьлек юбилее

04 ноября 2021, 07:00

9342

0

1

Безнең өчен иң кадерле булган, Актанышта гомер итүче, хөрмәтле әниебез ВЕНЕРА ХАТЫЙП кызы ӘХМӘТОВАның 4 ноябрьдә гомер бәйрәме, 80 яшьлек юбилее

Безнең өчен иң кадерле булган, Актанышта гомер итүче, хөрмәтле әниебез Венера ХатЫЙп кызы ӘхмӘтованың 4 ноябрьдә гомер бәйрәме, 80 яшьлек юбилее. 

Әниебез, бүген синең туган көнең – димәк, безнең өчен дә икеләтә туган көн. Син дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын күңелдән яратабыз.

Әниебез, син илебез өчен бик авыр булган, сугыш башланган  елны дөньяга килгәнсең, бала чагыңнан ук тормышның авырлыгын, әтисез яшәүнең михнәтен күреп үскәнсең. Алдагы тормышыңда да  бик күп авырлыклар кичерергә туры килгән сиңа. Ләкин бернигә карамастан син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең.

Әниебез, син, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез булып каласың. Дөньяның рәхәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, иман иңдерүче әни – син ул безнең өчен. Синең кылган догаларың безгә яшәргә илаһи көч бирә. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа, озын гомер, тән сихәтлеге, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә без, балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.

Котлы булсын, әни, туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына,

Табып була олы бәхетне.       

Озак еллар бергә-бергә

Исәнлек белән яшик.

Үзебез әби булгач та,

Әни диеп эндәшик.

Сине чиксез яратучы балаларың, оныкларың, кода, кодагыйларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X