Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

БЕЗНЕҢ ЮБИЛЯР: “Башак” ҖЧҖ директоры Хәлил Хуҗинга – 65!

27 октября 2018, 06:00

2489

0

4

БЕЗНЕҢ ЮБИЛЯР:  “Башак” ҖЧҖ директоры Хәлил  Хуҗинга – 65!

Тормыш авырлыклар алдында бөгелеп төшмәгән, гомере буе күркәм эшләр генә эшләгән кешеләре белән матур. Андыйлар күзгә бик бәрелеп тә бармый, ә үзләре сызган туры юлдан ышанычлы адымнар белән киләчәккә атлый. Шундыйларнын берсе Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемгэ ия булган, бугенге көндә “Башак” ҖЧҖ директоры Хәлил Мансур улы Хуҗинга 27 октябрьдә - 65 яшь.


Хәлил Мансур улы 1976 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, узенең туган ягына орлыкчылык агрономы булып эшкә кайта. Шул вакыттан башлап ул тулысы белән авыл хуҗалыгына бирелеп эшли. Узенен тырышлыгы, сабырлыгы һәм максатчанлыгы белән зур үрләр яулый. Менә инде 17 ел “Башак” хуҗалыгы җитәкчесе булып, башкарган хезмәтеннән тәм табып, хезмәткәрләрнең ихтирамына һәм хөрмәтенә лаек булып эшли. Тирән белемле, бай тәҗрибәле, киң куңелле, максатчан һәм таләпчән җитәкче – олыны-олы, кечене-кече итеп, ярдәм сорап керүчеләрне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алып, булдыра алганча ярдәм итеп, төпле киңәшләрен биреп кала. 


Хөрмәтле Хәлил Мансур улы! Сезне юбилеегыз белән чын куңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, туар таңнарыгызның һәрчак якты булуын, якыннарыгызның янәшәдә икәнлеген тоеп, гомер бәйрәмегезне зур шатлык-сөенечләр белән каршылавыгызны, алдагы көннәрегезне гел бәхет-куанычта үткәрүегезне телибез. Киләчәктә дә балаларыгызның, оныкларыгызның, якыннарыгызның күңел җылысын, хөрмәтен тоеп, пар канатлы булып тигез гомер кичерегез.


Гомерне бит еллар билгеләми -
Яшәү дәрте булсын күңелдә,
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын Сезгә гомергә. 

Бәйрәмегезнең матур хатирәсе
Күңелләрдә калсын уелып,
Тәбриклибез Сезне чын куңелдән
Барыбызда бергә җыелып.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев