Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

БЕЗНЕҢ ЮБИЛЯР: Гомерләр уза икән ул...

14 июня 2019, 09:55

6060

0

5

БЕЗНЕҢ ЮБИЛЯР: Гомерләр уза икән ул...

Әйе, гомерләр бик тиз генә үтә дә китә. Гомерләр узган саен синең артыңда күпме изге гамәлләр, башкарган эшләр, еллар аккан саен искә ала торган күңелле мизгелләр, борчу мәшәкатьләр, кайгы-шатлыклар кала бара. Аларны яңалары алыштыра.

Куян авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны, кадерле әниебез Рәсилә Закир кызы Зариповага 15 июньдә 90 яшь тула. Ул 1929 елда Такталачык авылында Рәхилә әби һәм Закир бабай гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. 

Билгеле инде, олы балага өйдә бик күп эш йөкләнә. Үзеннән соң дөньяга килгән 5 эне-сеңлесен дә карый ул, чөнки әнисе кырчылык эшендә бер караңгыдан икенчесенә кадәр эшли. Әтисе – урманчы. Ул да һәрвакыт эштә. Ашарга әзерләү, су ташу, кош-корт карау һәм башка эшләрне әниебез башкара. 

1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Әниебез ул вакытта 13 яшьтә була. Бабабыз сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Әбиебез Рәхилә 6 бала белән кала. Ул чорларның авырлыкларын әниебез бик еш искә төшерә. Сугыш чоры балалары күргән барлык авырлыкларны да күрә ул. Кычыткан, юадан ашлар пешереп ашауларын, симәнә ташуларын, колхозда эшләүләрен һәрчак искә ала.

Сугыштан исән-имин әйләнеп кайткан Куян авылы егете Әхмәди Зарипов белән гаилә коралар. 6 кыз, 2 ул үстерәләр алар. Барысын да белемле итәргә тырышалар. Араларында югары белемле хәрбиләр дә, укытучылар да, юристлар да, хисапчылар да бар. Әтиебез бакыйлыкка күчкәнгә дә 25 ел.

Әниебез яшәү дәверендә төрле урыннарда хезмәт куйды. Пешекче дә, икмәк пешерүче дә булып эшләде. Хуҗалыкта игенчелектә дә, терлекчелектә дә тырыш хезмәтен куйды. Кайда гына эшләсә дә, эшенә сүз китермәде. Безне дә шуңа өйрәтте. Без барыбыз да тормышта үз урыныбызны таптык, намуслы хезмәт юлы үтеп, хәзер күпләребез лаеклы ялда.

Кадерле әниебез! Син безнең таянычыбыз да, яклаучыбыз да, киңәшчебез дә булдың. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа.

Хәзерге көндә әниебез сеңлесе Рәгыя апа белән туганыбыз Дәнифә тәрбиясендә яши. Ул бар нәрсәдән дә канәгать булып, сугыш афәтләрен күрмәвебезне теләп, үз язмышына рәхмәтле булып яши. 17 оныгы, 17 оныкчыгы, балалары, туганнары һәрвакыт аның хәлен белеп, үзләренең уңышлары, шатлыклары белән аны сөендереп торалар.

Кадерле әниебез, сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Кайгы-хәсрәтсез, мул тормышта, балаларыңның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшәвеңне телибез.
 

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X