Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген Валерий Гаяз улы Гайнетдиновка 60 яшь тула

20 августа 2018, 08:31

10683

0

1

Бүген Валерий Гаяз улы Гайнетдиновка 60 яшь тула


Актанышта яшәүче туганыбыз Валерий Гаяз улы Гайнетдиновның 20 августта 60 яшьлек  юбилее. 

Туганыбыз, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, тормыш иптәшең Ләйлә белән пар канатлар булып, балаларыгызның, оныкларыгызның шатлыгына сөенеп яшәвегезне телибез. 

Кичә генә әле булган кебек – 
Күз алдында тора үсмер чак. 
Еллар узган саен бер-бер артлы,
Сагындыра ныграк балачак. 

Нигә шулай бик тиз үтә икән,
Сизелми дә гомер узганы?
Сизелә бары язмыш җилләренең 
үЙөзгә җыерчыклар сызганы. 

Әкрен генә бәсләр куна чәчкә,
Ә йөрәк бит һич тә картаймый. 
Ничек кенә шуны теләсәк тә,
Яшьвакытлар кире кайталмый. 

Канатланып бер кайтасы иде, 
Балачакның гүзәл таңына...
 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бездэ сине куршем валерей туган коне белэн котлыйбыз,син хэрвакытта кешелекле,ярлэмчел,синдэ туганлык хисе, Син сэлэмэт бул,акыл иясе булып яшэ

    • аватар Без имени

      0

      0

      Куршен Дания,хамит