Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ДИЛИЯ ӘБЕЛСОГЫТ кызы МИРЗАЕВАның 50 яшьлек алтын юбилее

22 июня 2018, 12:34

2163

0

0

ДИЛИЯ ӘБЕЛСОГЫТ кызы МИРЗАЕВАның 50 яшьлек алтын  юбилее

Теләкәй авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Югары Яхшый авылында яшәүче, туганнарының, якыннарының якты кояшы булып, мөлаемлелеге, мәрхәмәтлелеге белән үз тирә-ягына да изгелек өләшүче ДИЛИЯ ӘБЕЛСОГЫТ кызы МИРЗАЕВАның 50 яшьлек алтын  юбилее.

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез! Сине олуг бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, ярдәмчел, изге күңелле булып, без – балаларыңның игелеген күреп, шатлыкларына сөенеп, әтиебез белән тигезлектә озак яшәргә язсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә. Эшләрең һәрвакыт уң, йөрер юлларың киң, туар таңнарың тыныч булсын! 

Сөйкемле карашың кояшка тиң –
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.


Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.


Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә.
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев