Актаныш

ГОМЕР БӘЙРӘМЕ УҢАЕННАН: Нурлар сибеп янган аем да син, син кояшым, Әни, җирдәге!

Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме – Әнкәй, хатын-кыз!

Җир йөзендә нинди генә гүзәллекләр юк! Якты, хозурланып торучы кояш; нурлы балкып чыгучы ал таң; йомшак, назлы итеп иркәләп, биттән үбүче шаян җилкәй...Уйланам да һәм тагын бер кат инанам: Аллаһ Тәгаләнең кодрәте ай-һай киң!.. Шуңа да һаман саен бу җиһанны тоясы, аның саф һавасын сулыйсы, яшеннәрдәй яшьнәп яшисе килә...

Әйе, яшисе килә... Бигрәк тә, урамдагы яз исеннән, яз шавыннан. Әнә ич, урамда нинди гүзәллек, табигатьнең әле генә уянып җиһанга яңа сулыш, яңа тормыш бүләк иткән чагы. Тәрәзәне ачып җибәрү белән өйгә саф һава, кояшның иркә нурлары белән бергә ниндидер сихрилек, яшәү дәрте, яшәү яме, бәхет тула... Шул матурлыктанмы, әллә кошлар сайравыннанмы тәрәз төбендәге гөлләр дә, иркәләнеп әкрен генә елмаешып татлы йокыларыннан уяна... Әйе шул, яз җиткәнен бар җан иясе, тереклек тә сизә. Дөньябыз матурлана, яшәрә, кабаттан сызылып таңнар ата, яңа көн туа, яңа тормыш башлана...

Менә шушы матурлыкка тагы да ямь, шатлык өстәп, Татар Ямалысы авылында, олы хөрмәткә лаек, 20 нче апрель көнне үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче ак күңелле Дилбәр Тимергаян кызы Тамара Әмир кызы һәм Тимергаян Мирзаян улы Ратиннар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга аваз сала. Әниебез һәрвакыт янәшәбездә яшеннәрдәй яшьнәп, алга, киләчәккә карап, күгебез маягы булып балкып тора. Балкып кына калмый, яз аенда тугангамы, ул үзе дә матурлык, чисталык, төгәллек ярата, һәм инде ничә еллар буе мәктәптә шушы сыйфатларны балаларда да тәрбияли, белем серләренә төшендерә, дәресләрне кызыклы, файдалы итеп үткәрергә омтыла.

...Укытучы һөнәрен балачактан хыялланып, яратып сайлый әнием. Кызыксынучан, актив, тынгысыз кыз мәктәпне тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогия университетына юл тота. Студент елларында ук һәр эштә актив катнаша, яхшы укый. Диплом алгач, 1989 елда Татар Ямалысы урта мәктәбенә эшкә кайта. Үз эшен яхшы белүе, һәрвакыт камиллеккә омтылуы, кешелеклелеге, сөйкемлелеге, гадилеге белән хезмәттәшләре, авылдашлары арасында бик тиз хөрмәт яулый ул.

Әниемнең укытучы һөнәрен сайлап, мәктәптә эшләвенә дә инде өч дистә елдан артык вакыт узган. Ул бүген дә шул мәктәп тормышы белән кайный, эзләнә, иҗади туган каршылыклар алдында югалып калмыйча, күркәм эшләре белән һәрбер кешегә үрнәк булып тора, хезмәт юлын намус белән дәвам итә. Укучыларга тарих һәм җәмгыять дәресләрен укыта, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын да башкара.

Әнием киң күңелле оста хуҗабикә дә. Кулыннан килмәгән бер генә эш тә юк. Һәр килгән кешене ачык йөзе, татлы теле, тәмле-тәмле ризыклары, елмаюы белән каршы ала. Ул үстергән тәрәзә төбендәге    гөлләр, бакча   тулы  матур-матур   чәчәкләр    берәүне  дә  битараф калдырмыйдыр, мөгаен. Эш сөючән, аек акыллы, олы җанлы шул – әнием!

Кадерлебезне матур бәйрәме, 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Синең янәшәңдә безгә тыныч, рәхәт, һәрчак бәйрәм синең белән. Бу дөньяда җылы оябыз, дәрәҗәбез, кадеребез бар икән, болар барысы да синең тырышлык, күңел җылың, тормышны ихлас сөюең белән төзелгәндер. Абыем белән икебезне авырлыклар алдында бирешмәскә, зур сабырлык белән җиңәргә дә, тормышта сынмаска-сыгылмаска да, кешеләрне һәм тормышны яратырга да син өйрәттең, әни. Күңелең гаҗәеп нечкә, сизгер, нәзакәтле, киләчәктә дә мәңге сүнмәс кояшыбыз булып яшәргә Ходай насыйп итсен. Чөнки бергә-бергә булсак кына, язгы ташулар күңелләрне айкамас, җәйге челлә җаннарны көйдермәс, көзге ачы җилләр өшетмәс, кышкы бураннар әйләнә-тирәбездә бөтерелеп кенә уйнар. Без сине бик яратабыз! Җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, сыйлы гомер, чиксез бәхет, имин тормыш телибез. Без балаларыңның игелеген, кадерен күреп яшәргә язсын. Килер көннәрең куанычлы, туасы таңнарың өметле, гомерең озын булсын кадерле Әниебез!

Җирдә булган бөтен шатлыгыңны,
Хисләреңнең иң-иң яктысын,
Йөрәк әрнүеңне, хыялыңны.
Уйларыңның иң-иң татлысын
Тик син безгә, безгә багышладың,
һәм бүген дә моны аклыйсың.

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл,
Синең белән туган йорт ямьле!

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: