Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ГОМЕР БӘЙРӘМЕГЕЗ БЕЛӘН: Кадерле кешебез Римма Гранит кызы юбилеен каршы ала

04 апреля 2019, 13:33

3472

0

21

ГОМЕР БӘЙРӘМЕГЕЗ БЕЛӘН: Кадерле кешебез Римма Гранит кызы  юбилеен каршы ала

Кадерле туганыбыз, РИММА ГРАНИТОВна, сине юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын, һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыңның, якыннарыңның изгелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне Ходай насыйп итсен.

Сөйкемле карашың кояшка тиң –
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең, 

Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.

Сәламәтлек, озын гомер язсын, 
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә
Картаерга бер дә ашыкма.

Оставляйте реакции

21

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X