Актаныш

Зөбәердә туган, хәзерге көндә Әтәс авылында гомер итүче кадерле әниебез ФАТЫЙМА ШӘРИПҖАН кызы БАҺАУТДИНОВАга 31 декабрьдә 80 яшь тула.

 

Шәрипҗан һәм Фәрхенур гаиләсендә өченче бала булып туган ул. 1939 елның соңгы сәгатьләре вакытларны санаганда дөньяга аваз салган нарасый әти-әнисенә, якыннарына чиксез бәхет бүләк иткәндер. Яңа ел бүләге. Без моны үзебез әти-әни булгач кына яхшы аңлый башладык.

Әлбәттә, ул чордагы кыенлыклар, ачлык-юклык заманы аларга да тыныч кына яшәргә ирек бирмәгән. Әнкәебез алты айлык чагында, әтисе хәрби хезмәткә алынган, сугышта катнашкан һәм, кызганыч, яу кырыннан кайтмаган. Өч сабые ятим, әниләре яшьли ялгыз калган. Шулай итеп безнең әнкәебезгә әтисен күреп, белергә язмаган.

Ятимлек аны бик иртә сыный башласа да, бирешми ул. Авырлыкларны җиңә барып, бүген инде гомеренең сигезенче дистәсен шатланып каршы ала. Гүя аңа һәрбер килгән кыш ныклык өстәп тора.

– 3 баласы белән сыңар канат калса да, әнкәем төшенкелеккә бирелмәде, фермага сыер саварга керде, яшь бозауларны да үзе карады. Ничек җитешкәндер? Безне аякка бастыру өчен аның ничек тырышканын күреп үстек. Бераз үсә төшкәч, үзебез дә аның янына бозау карашырга бара идек, – дип искә ала бала чагын әниебез.

Безнең әнкәебез үзе дә тырыш, максатчан, бер генә кыенлык каршында да җебеп төшми.

– Җиденче сыйныфны тәмамлауга, без дә эшкә керештек. Олы абый тырышты-тырмашты, барыбер максатына иреште: үзлегеннән һөнәри белгечлек үзләштерде Атказанган агроном дәрәҗәсенә күтәрелеп, лаеклы ялга чыкты. Икенче абыем атлар карады, мин сыер саудым. Аллага шөкер, әнкәй безне шулай тырыш балалар итеп үстергән, аңа мәңге рәхмәтлебез, – дип, хатирәләрен еш искә төшерә ул. 

Әниебез Фатыйма Баһаутдинова фермага бик яшьли килүен, сыер савуын яратып, тәмләп сөйли. Башта – Зөбәердә, аннары Әтәстә шушы хезмәтен яратып башкара. 42 ел хезмәт стажы бар.

1965 елның мартында әтиебезгә кияүгә чыккан. Әтәс авылына килен булып төшкән. Әтиебез Фазыл Баһаутдин улы белән алар өч бала – ике малай, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Авылда бик матур, тату гомер иткән гаиләләрнең берсе иде алар. Әтиебез ике ел элек вафат булды. Алар, 52 ел бергә яшәп, безгә үрнәк яшәү өлгесе күрсәттеләр. Яхшы тәрбия бирү өчен көчләрен кызганмадылар, укыттылар, һөнәр сайларга ярдәм иттеләр. Безнең һәрберебез үз юлыбызны таптык. Хәзер инде матур гына яшәп, әти-әнигә рәхмәтле булып яшибез.

Әнкәебез Фатыйма Шәрипҗан кызы – бар гомерен диярлек терлекчелеккә багышлаган, бәйрәм-ял көннәре белән хисаплашмаган, ләкин балаларына яхшы тәрбия бирергә вакыт тапкан иң якын кешебез ул.

Безне бәләкәйдән үк хезмәт сөяргә өйрәтте. Үз гаиләбезне кордык, үз йортыбызны салып чыктык. Балаларыбыз да әбиләре янында эшкә өйрәнәләр. Чөнки әнкәй хәзерге вакытта төп йортыбызда берүзе генә яшәсә дә, кош-корт асрый. Тик торуны яратмый. Чигәргә ярата, оста куллар түгәрәгенә йөри.

Нечкә күңелле, кайгыртучан, газиз әнкәебез, сине 80 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Безгә сәламәтлек, иминлек, тигезлек теләп кылган догаларың өчен дә, яхшы тәрбияң өчен дә чиксез зур рәхмәтлебез. Һәрвакыт шулай шат күңелле булып, һәр туган көнгә сөенеп, киләчәктә дә саулык-сәламәтлек белән яшәвеңне телибез.  

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек

Юлдаш булсын, әни, гомергә.

Йортыбызны җылытучы учак,

Нур сибүче кояш син безгә.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

Җиткерәбез туган көнеңдә.

Үстердегез безне кеше итеп,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

 

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: