Актаныш

Иске Айман авылында яшәүче СӘВИЯ ФАЛИХ кызы ӘМИРУЛЛИНАга 60 яшь тула

Иске Айман авылында яшәүче СӘВИЯ  ФАЛИХ кызы ӘМИРУЛЛИНАга 17 июньдә 60 яшь тула.

 

Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын.

 

Һәрвакытта булдың өйнең яме,

Авыр чакта безгә син терәк.

Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,

Син бит, әни, безгә бик кирәк.

 

Әти белән тигез яшәгез сез

Ничек матур парлап йөргәндә.

Шулай бергә каршы алыгыз сез,

Без сагынып кайтып кергәндә.

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: