Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Сәфәр авылында яшәүче Гөлнур Шәмсулла кызы Шәйхелисламова 55 яшьлек юбилеен каршылый

06 июля 2018, 09:55

1702

0

1

Иске Сәфәр авылында яшәүче Гөлнур Шәмсулла кызы Шәйхелисламова 55 яшьлек юбилеен каршылый

Түбән Гәрәй авылында туып, бүгенге көндә Иске Сәфәр авылында яшәүче ГӨЛНУР ШӘМСУЛЛА кызы ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА 8 июльдә 55 яшьлек юбилеен каршылый.

 

Туган көндә матур теләк

Булсын әле үзеңә.

Күктән кояш балкып торсын

Нурлар сибеп йөзеңә!

 

Шаулап чәчәк атып торсын

Бакчаларда гөлләрең,

Бүгенгедәй ямьле үтсен

Киләчәктә көннәрең!

 

Кадерле әниебез, тормыш иптәшем, яраткан әбекәебез! Син безнең ин якын дустыбыз, киңәшчебез, сердәшчебез! Каян килә шундый сабырлык? Син күргәгәнне саный китсәң, хәйран калып, гыйбрәт алырлык. Әниебез, сине туган көнең белән котлап, иң изге, иң якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыңның, кадер-хөрмәтенә сөенеп, туганнарыңның күнел җылысын тоеп; әтиебез белән бергә, мул тормышта, тигез гомер итүегезне телибез. Без сине яратабыз. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә, әниебез!

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев