Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле әтиебез Рәшит Нуриәхмәтовка - 60 яшь

02 сентября 2018, 08:07

2706

0

6

Кадерле әтиебез Рәшит  Нуриәхмәтовка - 60 яшь

Табигатьнең иң матур почмагында - Бурсык авылында туып, бүгенге көндә дә шунда гомер итүче кадерле әтиебез Рәшит Рәис улы Нуриәхмәтовка 60 яшь тула. 

Кадерле әтиебез! Сине шундый зур һәм күрнкәм бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа куанычлы озын гомер, җан тынычлыгы, әни белән бергә тигез гомер итеп, балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, бәхетле тормыш юлы үтүегезне телибез. 

Ходай сәламәтлектән, якыннарыгыздан аермасын, гаилә ишегегезне кайгы җиле какмасын! 
Һәрвакыт көчле рухлы, ярдәмчел, гадел кеше булып кал! 

Әти! Син бүген бик бәхетле, киләчәгең тагын да бәхетле булсын! Туган йортыбызның утын сүндермичә, озак еллар тынычлыкта, муллыкта, шатлыкта яшәргә насыйп итсен Ходай. Барысы өчен рәхмәт сиңа, Әтиебез!

Гомерләрне айлар, еллар саный,
Саный аны минут, сәгатьләр.
Гомердән дә озын ниләр бар соң?
Гомердән дә кыска нәрсә бар?

Гомер берәү, икәү түгел гомер –
Яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә!
Шул гомернең кадерләрен белеп,
Яшәргә дә әле, яшәргә! 

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев