Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерлебез Гөлнур Дәниф кызы Нәбиевага 60 яшь тула

24 августа 2018, 12:40

2316

0

0

Кадерлебез Гөлнур Дәниф кызы Нәбиевага 60 яшь тула

Тыңламас авылында гомер итүче иң кадерле газиз кешебез, әниебез ГӨЛНУР ДӘНИФ кызы НӘБИЕВАның 28 августта 60 яшьлек юбилее.

Әни! Сине гомер бәйрәмең, юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, бик күп шатлыклар, әти белән пар канат булып, озын-озак яшәвегезне телибез. Көчле рухлы һәм кешелекле, сабыр һәм мәрхәмәтле, юмарт һәм ярдәмчел, кадерледән кадерле син.

Әни, бүген син бик бәхетле, киләчәгең тагын да бәхетле булсын. Син – өебезнең нуры, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез, ярдәмчебез, ә оныкларыңа кадерле дәү әни. Әтиебез белән бергә иңне-иңгә куеп, дус-тату, безнең өчен үрнәк гаилә булып яшисез. Без – өч малайны үстереп, укытып, башлы-күзле иттегез. Хәзерге көндә һәрберебез үз гаиләсе белән яши, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, әти-әни. Тормышыбызга ямь өстәп, кайгы-хәсрәт күрми, алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, әтиебез белән тигез, мул тормышта, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа, әни!

Син безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, мәңге картайма,
Иң кадерле якын кешебез.

Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев