Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Халидә Шәйхелгали кызы Әхмәтовага - 80 яшь

06 июля 2018, 13:08

2175

0

1

Халидә Шәйхелгали кызы Әхмәтовага -   80 яшь

Башкортстанның Торачы авылында туып, табигатьнең искиткеч матур җирендә урнашкан Ахун авылында гомер кичерүче кадерле әнкәебез ХАЛИДӘ ШӘЙХЕЛГАЛИ кызы ӘХМӘТОВАның 80 яшьлек юбилее.

 

Җәйнең иң матур мәлендә дөньяга килгәнгәме, күңелең дә шулай матур синең, әнкәй. Яшьли ялгыз калсаң да, бар гомереңне безгә, балаларыңа, багышладың. Биш билаңны җил-яңгыр тидермичә, акыллы, кешелекле итеп тәрбияләп үстерүең, тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм итүең өчен рәхмәт сиңа. Тәүлекнең кайсы гына вакытында кайтсак та, табының әзер, йөзең якты. Барлык туганнарны бергә җыйнап, алар өчен өзелеп торасың. Киләчәктә дә балаларыңның, онык-оныкчыкларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, сау-сәламәт булып, бәхетле картлыкта яшәргә язсын сиңа.

 

Сокланырлык гомер юлы үттең,

Терәк булып безгә тормышта.

Безнең өчен янып яшәдең син

Һәм куандың һәрбер уңышка.

 

Изге теләк, җылы сүздән башка

Таба алмыйбыз олы бүләкне.

Безнең өчен бик тә кадерле син,

Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев