Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кәзкәй авылында гомер итүче әниебезнең 80 яшьлек олуг юбилее

06 июля 2018, 11:03

1933

0

0

Кәзкәй авылында гомер итүче әниебезнең 80 яшьлек олуг юбилее

Кәзкәй авылында гомер итүче иң кадерле газиз кешебез – әниебез, Флүрә Мәнвәр кызы Нәҗмиеваның 80 яшьлек олуг юбилее.

 

 Әти-әнисенең бердәнбер баласы булып, ямьле җәйләргә җылылык өстәргә теләгәндәй 1938 елнын 4 июлендә бу якты дөньяга аваз сала ул. Бәхетен дә читтән эзләп йөрми,  туган авылында таба: әтиебез Индус белән  1959 елның октябрендә без үскән жылы ояга нигез салып, матур гаилә корып жибәрәләр.

 

Биш балага гомер бүләк итә алар:
2 кыз, 3 улны тәрбияләп үстереп, олы юлга аяк бастыралар. Бүген дә пар канат белән, безнең тормышыбызга ямь биреп, туып-үскән өебезнең утын, нурын сүндермичә, тигез гомер кичерәләр. Ләкин олы кара кайгы да читләтеп үтми безне – әти-әниебезнең тәүге мәхәббәт жимешләрен - Илүсә апабызны аяусыз үлем үз кочагына ала. Тормыш дәвам итә…

 

 Еракларда сездән яшәсәк тә,  без һәрчак күңелебез белән сезнең янда. Без кайтканда һәрчак шулай исән-сау булып,  елмаеп, тигез каршы алсагыз иде. Төпле киңәшләрегез, җылы сүзләрегез,  нурлы йөзегез өчен мең  рәхмәт сезгә, әти-әни. Кадерлеләрдән кадерле, газизләрдән  газиз әниебез! Без, синең тормыш чәчәкләрең, барыбыз бергә җыелып, йөрәктәге иң җылы, якты, матур, изге теләкләребезне җиткереп, сине шушы матур гомер бәйрәмең белән котлыйбыз.

 

Әниебез!

Бәхетле кешегә олуг

Юбилейлар насыйп була.

Матур булып олыгаеп,

Җитмеш, сиксән, туксан тула.

 

Быел безнең әнинең дә

Юбилее – сиксән яше.

Әниебез – безнең өчен

Иң кадерле, изге кеше.

 

Киң күңелле  әниебез

Күпне күргән, күп кичергән.

Әти белән тормыш корып,

Биш бала сөеп үстергән.

 

Хәзер инде әниемнең

Оныклары җиткән буйга.

Сигез  оныкчыгы туган,

Тиздән алар җитәр туйга.

 

Оныкчыклар туенда да

Булсын, әни, урының түрдә.

Гомер атың арымыйча,

Йөзгә кадәр торсын үрдә.

 

Сез булганда авыл да бар,

Туган йортыбыз да исән.

Ялгышмабыз, сез ул, – әти-әни,

Безнең терәгебез, дисәм.

 

Ә без сиңа озак еллар

“Әни” диеп сөеп дәшик.

Балаларың, оныкларың

Белән бергә гөрләп яшик.

 

Куанычлар гына алып килсен

80 яшең – олы бәйрәмең.

Сиңа бүген бүләк итәбез без

Барлык  яхшылыклар бәйләмен.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев