Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәңге сүнмәс кояш: Кадерле әниебез КӘҮСӘРИЯ ИДАХ кызы ӘМИРҖАНОВАның олуг юбилее

30 сентября 2021, 14:43

2901

0

2

Мәңге сүнмәс кояш: Кадерле әниебез КӘҮСӘРИЯ ИДАХ кызы ӘМИРҖАНОВАның олуг юбилее

Алтын көздә алтын кеше булып,

Син тугансың якты дөньяга.

Без барыбыз бергә бик бәхетле,

Җирдә, әниебез, син булганда!

Табигать бар җиһанны сихри бер алтын нурга күмгән мизгелдә, 1961 елның 27 сентябрь көнендә, безнең өчен иң кадерле кешебез, сөекле тормыш иптәше, яраткан әниебез, хөрмәтле дәү әниебез Кәүсәрия Идах кызы Әмирҗанова Башкортстанның Илеш районы, Кыпчак авылында дөньяга аваз сала. Бүген аның гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

60 ел! Аз да түгел, күп тә түгел. Тик шушы серле гомер йомгагы үзенә бик күп хатирәләр сыйдырган, тирән матур эзләр калдырган.

Тормыш сукмагы сине әтиебезгә якынайтырга  теләп, 1982 елда Актанышка китерә. Яшь җилкәнчек 6 нчы ПМК оешмасында, җиң  сызганып, эш башлап җибәрә. 1983 елда ул СМУда хезмәт куя башлый. Шушы елның ямьле язында язмыш аны әтиебез Илгизәр белән очраштыра.

Ике гашыйк йөрәк матур итеп гаилә корып җибәрә. Гаиләне тагы да тулыландырып, шатлык өстәп, бер-бер артлы кыз һәм уллары туа. Балалар өчен куанып, яшәү ямен тоя-тоя, җир җимертеп эшләп, үз йортларын җитештерәләр.

Әниебез хезмәт юлын мәктәптә хуҗалык мөдире булып дәвам итә. Ул анда 22 ел тырыш, үрнәк хезмәтен куя. Лаеклы ялга чыккач та, һаман да ял белмичә, 5 елын тугры булып, яраткан эшенә багышлый. Бүгенге көндә исә, әниебез без, балалары, өчен җан атып, оныклар сөеп, әтиебез белән тыныч кына, күркәм гомер итәләр.

Әни! Син безнең йөрәк түрендәге иң якын, иң газиз кешебез, өебезнең нуры, күңелебезнең мәңге сүнмәс кояшы! Син безнең өчен олы үрнәк, ныклы терәк, син безгә һәрдаим кирәк! Синең хәстәрлекле күзләреңнән, төпле киңәшләреңнән, синең  җылылыгыңнан яшәргә без көч алабыз.

Олы йөрәкле, киң күңелле, мәрхәмәтле, ихтирамга лаек, иң зур хөрмәткә ия зат син! Синсез без тормышны күз алдына да китерә алмыйбыз. Әтиебез белән ике бала үстереп, безне укытып, кеше иткәнегез өчен дә чиксез рәхмәтлебез. Тормышта нинди генә сораулар, нинди генә сынаулар очраса да, без әле дә сезгә таянабыз. Безгә генә түгел,
оныкларыгызга, туганнарга, сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисез. Барыбызны бер өстәл артында җыючы да ул – син, әни.

Барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең, балаларым дип өзелеп яшәгәнең өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә шулай әтиебез белән тигезлектә, сандугачлардай сайрашып, балаларыгызның,
оныкларыгызның игелеген күреп, дус-туганнарның кадер-хөрмәтендә, җан тынычлыгында, сәламәтлектә, имин, мул тормышта яшәргә язсын!

Көзен яуган ләйсән яңгыр,

Көздә аткан чәчәк син.

Ямь өстәп тормышыбызга,

Дөньяга нур чәчәсең.

Юбилеең белән котлап сине,

Иң изге теләкләр юллыйбыз.

Булганың өчен рәхмәт диеп,

Аллаһка әйтеп һич туймыйбыз.

Картаям инде мин димә,

Син безнең өчен яшь әле!

Барыбызны сөендереп,

Озак еллар яшә әле!

Үз-үзеңне саклый күрче,

Сәламәт кенә бул, диябез.

Ихтирам һәм хөрмәт белән

Алдыңда, әни, баш иябез.

 

 

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X