Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ӘНИЕМНЕҢ ТУГАН КӨНЕ: Такталачык авылында яшәүче кадерле әниебез Лена Ахунова 80 яшьлек гомер бәйрәмен каршы ала

01 февраля 2019, 15:18

3906

0

20

ӘНИЕМНЕҢ ТУГАН КӨНЕ: Такталачык авылында  яшәүче кадерле әниебез Лена Ахунова 80 яшьлек гомер бәйрәмен каршы ала

Гүзәл табигатьле Иске Семиостров авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Такталачык авылында яшәүче ЛЕНА ГАЯЗ кызы АХУНОВАга 2 февральдә 80 яшь тула.

Кадерле әниебез! Без сине барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Теләкләрнең иң изгесен, бәхетнең иң олысын, сәламәтлекнең иң ныклысын телибез.

Әти белән күпләргә үрнәк булырлык ныклы гаилә корып, пар канатлар белән безне – 3 баланы сөеп, назлап, яхшы тәрбия биреп үстердегез. Барлык кылган изгелекләреңә, ярдәмнәреңә без сиңа тирән рәхмәтлебез. Киләчәктә дә әти белән бер-берегезгә терәк булып балалар, оныклар ихтирамын тоеп яшәргә язсын.

Әни, диеп әйтер кешең булу –
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса – югала.

Уйлама әле, картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә,
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
 

Оставляйте реакции

20

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X