Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Өлфәт Гыйльметдин улы Хәлилов 55 яшен каршы ала

13 июля 2018, 09:38

1876

0

0

Өлфәт Гыйльметдин улы Хәлилов 55 яшен каршы ала

Табанлыкүл авылында гомер кичерүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз – ӨЛФӘТ ГЫЙЛЬМЕТДИН улы ХӘЛИЛОВның 12 июльдә гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее! 

Кадерлебез, сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп, сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде!

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет диләр, 
Шушы бәхет читләп үтмәсен!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X