Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Райондашыбыз Фаис Әхтәм улы Хуҗин олуг юбилеен каршы ала

13 июля 2018, 10:12

2109

0

1

Райондашыбыз Фаис Әхтәм улы Хуҗин олуг юбилеен каршы ала

Читтән бәхет эзләп йөрмичә, туган җирендә хәләл көч белән чын авыл агасы булып яшәүче кадерле әткәебез  Фаис Әхтәм улы ХУҖИН 1938 елның 15 июлендә Актаныш районының ямьле авылларының берсе – Иске Җияштә балта остасы гаиләсендә дөньяга килә. 12 балалы ишле гаиләдә үскән әткәебез кече яшьтән тормыш арбасына төптән җигелә. Абыйларының – ярдәмчесе, ә кечеләргә әти-әнине алыштырган тәрбияче сыйфатында ярдәмчел, көчле ихтыярлы, гадел кеше булып үсә.

Физик яктан сәламәт булуы нәтиҗәсендә, бер эштән дә курыкмый: шофер, кырчылык бригадиры, киномеханик вазифаларын башкара. Ир кешегә хас булган өч канунны төгәл үти: йорт сала, агач утырта, малайлы да була! Гомер юлы матур үтелгән аның. Балалары, хатыны Гәүһәрия Шәйхразый кызы, туганнары, кешеләр алдында мактанырлыгы, горурланып сөйләрлек эшләре күп. 80 яшьлек гомер бәйрәмен тыныч күңел белән, гаиләсе янында каршылаган әткәебезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез, әнкәебез белән тигезлектә, якыннарының кайгыртуын тоеп яшәргә язсын.

Әткәебез – безнең кадерлебез, 
Без бәхетле җирдә син барга. 
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә 
Туган көнең белән котларга. 

Төрле чакны кургәнсеңдер, әткәй, 
Йөрәгеңдә күптер яра да. 
Киңәшчебез, терәгебез булып, 
Озак яшә безнең арада. 

Парлап канат кагу җиңелрәк, 
Тормыш сезне ялгыз итмәсен. 
Тормыш чишмәләре чылтырап аксын, 
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X