Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Райондашыбыз Гөлҗәннәт Котдус кызы Гәрәеваның зур бәйрәме – 90 яшьлек юбилее

06 июля 2018, 09:15

1538

0

0

Райондашыбыз  Гөлҗәннәт Котдус кызы Гәрәеваның зур бәйрәме – 90 яшьлек юбилее

Кыркаентүбә авылында яшәүче, безнең өчен иң газиз кешебез Гөлҗәннәт Котдус кызы Гәрәеваның зур бәйрәме – 90 яшьлек юбилее.

 

Кадерле әнкәебез! Сине күркәм бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа иң зур байлык – сәламәтлек, тән сихәтлеге, җан тынычлыгы телибез.

 

Алдагы көннәрдә дә бәхеттә, шатлыкта яшәргә язсын. Хәерле гомерләр, бетмәс-төкәнмәс рухи көч, яшәү дәрте янәшәңнән атласын. Балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле гомер кичерүеңне телибез.

 

Сихәтле бул, әңкәй, гел шат яшә,

Бәхет кунсын күңел түренә.

Шатлыкларны бергә бүлә-бүлә,

Артмый атла гомер үренә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев