Актаныш

Райондашыбыз ВЕРА МИРЗАМӨХӘММӘТ кызы МӨХӘМӘТОВА 80 яшьлек юбилеен каршы ала

Яңа Богады авылында туып, бүгенге көндә Иске Җияш авылында гомер итүче кадерле әнкәебез ВЕРА МИРЗАМӨХӘММӘТ кызы МӨХӘМӘТОВАның 13 июньдә туган көне  – 80 яшьлек юбилее.

Кадерле әнкәебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез.

Уй-теләкләрең изге, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Алдагы елларда иминлектә, мул тормышта, балаларыңның, туганнарыңның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәерле гомер итүеңне телибез.

Без бәхетле, әни, син булганга,
Кызым, улым, диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп баш иябез сиңа,
Бүген, 80 яшең тулганда.

“Әни” диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса  – уртак була,
Кайгыларың булса – югала.

Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Туганнарың, күршеләрең белән,
Бәхетле бул, исән-сау яшә.
 

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: