Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рәхилә Фрит кызы Кашапованың туган көне – 55 яшьлек юбилее

13 июля 2018, 09:13

1894

0

1

Рәхилә Фрит кызы Кашапованың  туган көне –  55 яшьлек юбилее

Иске Бикчәнтәй авылында гомер кичерүче әниебез, әбиебез РӘХИЛӘ ФРИТ кызы КАШАПОВАның 16 июльдә туган көне –55 яшьлек юбилее.

Кадерлебез, сине юбилеең белән тәбрик итеп, бары тик иң изге теләкләрне генә юллыйбыз. Әтинең терәге, без – балаларыңа киңәшче, оныкларыңа – юл күрсәтүче булып озын-озак яшәргә язсын.

Әнием, күңелең чиста, кылган гамәлләрең матур синең, һәрвакыт гадел, таләпчән, киң күңелле, кешелекле ярдәмчел булганың өчен сине хөрмәт итәбез. Сез әти белән бергә тигез булганда, туган нигезебез нурлы, өебез ямьле. Безнең уңышларга сөенеп, борчуларга көенеп ярдәм кулы сузасың, барысы өчен сиңа рәхмәтлебез. Сиңа озын-озак бәхетле гомер, ныклы саулык, муллык, җан тынычлыгы, дөнья рәхәтләренә куанып, әти белән бәрәкәтле имин тормышта гомер кичерүегезне телибез.

Сабыр да син, олы җанлы да син,

Кылганнарың – бары изгелек.

Шатлыклардан торсын һәрбер көнең,

Бәхетләрең булсын гомерлек.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев