Актаныш

Актаныш районы

18+
Котлаулар

Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән!

22 августа 2023, 08:27

96

0

0

Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән!

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов райондашларыбызны Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлады

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән ихластан тәбрик итәм!

Флаг- гражданнарны берләштерә торган дәүләт символларының берсе, илнең данлыклы үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге.
Аклы-зәңгәрле-кызыллы Флагта күпмилләтле халкыбызның мәдәни-әхлакый кыйммәтләре ачык чагылыш тапкан. Ак төс – теләк-ниятләрнең чисталыгын, затлылыкны, зәңгәр төс – тугрылык һәм намуслылыкны, ә кызыл төс – көч-куәтне һәм Ватанга мәхәббәтне күрсәтә.
Бүген безгә аеруча бердәм булып, кулга-кул тотынып илебезнең үсеше һәм бәйсезлеге өчен көч куярга кирәк. Уртак бурычыбыз - үсеп килүче буында дәүләт символикасына сакчыл караш, туган якка һәм Ватанга карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Хөрмәтле райондашлар! Бу истәлекле көндә сезгә тынычлык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим. Өйләрегездә һәрвакыт иминлек һәм татулык булсын. Барлык ниятләрегез һәм омтылышларыгыз тормышка ашсын. Бәйрәм белән!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://