Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ТӘБРИК ИТӘБЕЗ: Кадерле әниебез Дилмира Галиеваның күркәм юбилее

16 ноября 2018, 09:10

2883

0

3

ТӘБРИК ИТӘБЕЗ: Кадерле әниебез Дилмира Галиеваның күркәм юбилее

Иске Җияш авылында яшәүче кадерле әниебез ДИЛМИРА ШӘЙХЕЛГАЛИ кызы ГАЛИЕВАның 13 ноябрьдә – 50 яшьлек юбилее.

Дөньядагы барлык игелекне үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче әниебезне туган көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Әни! Син безгә гомер бирдең, үстердең, кеше иттең. Хәер-фатыйхаңнан аермый, бүгенге көндә дә безне уйлап, безгә олы терәк һәм киңәшче булып яшисең. Кеше арасында ким-хур итмичә, яратып сөеп үстердең. Безгә биргән яхшы тәрбияң, төпле киңәшләрең, бетмәс-төкәнмәс сабырлыгың өчен мең-мең рәхмәт сиңа, әниебез. Сиңа иң матур теләкләр генә юллыйбыз.  Ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, сыйлы гомер, чиксез бәхет-шатлыклар, имин тормыш, кайгы-борчуларсыз таңнар, килер көннәрең куанычлы, туасы таңнарың өметле, гомерең озын булуын телибез. Киләчәктә дә, без, балаларыңның, оныгыңның кадер-хөрмәтен күреп, мул тормышта яшәргә язсын сиңа.

Күңелкәең синең назга тулы,
Барыбызга тигез бүләсең.
Синдәй изге җанлы әни безгә
Насыйп булган бүләк күрәсең.

Гомерләрең озын булсын синең,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син – иң изге һәм иң кадерле.
 

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X