Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ТӘБРИК ИТӘБЕЗ: Райондашыбыз Камил Әмиров зур юбилеен каршылый

02 ноября 2018, 07:00

4126

0

6

ТӘБРИК ИТӘБЕЗ: Райондашыбыз Камил Әмиров зур юбилеен каршылый

Актаныш авылында яшәүче Камил Хәмит улы Әмировның шушы көннәрдә зур юбилее.

Татар халкындагы бер мәкаль, Камил, нәкъ Сезнең хакта әйтелгән шикелле - исеме җисеменә туры килгән. Камил исеме бар яктан да булган, иң яхшы, үрнәк дигән мәгънәне белдерә. Ныклабрак уйлап карасаң, бу сыйфатлар гел Сезнең хакта әйтелгән кебек. Чөнки сезнең гаилә, җәмгыятьтәге урыныгыз, дәрәҗәгез, янәшәгездәге кешеләр - барысы да сезнең төпле фикерле, ныклы кеше икәнегезне раслый. Ул гына да түгел, тәрбияле, акыллы улһәм кызның әтисе булу сезнең сабыр һәм чыдам икәнегезне дә күрсәтә. Өстәвенә, без Сезне ярдәмчел, олы җанлы, шаян күңелле, башкаларга үрнәк кеше буларак та беләбез. Шуңадырмы, бүгенге бәйрәмегездә Сезгә теләкләрнең иң гадиен, иң изгесен чын күңелдән килә юллыйсы. 

Саулык Сезгә, сәламәтлек, бәхет, шатлык, куанычлар, Гөлнур белән гаилә җылысына сыенып, балаларыгызның кадер - хөрмәтен тоеп, озын гомер иясе булып яшәвегезне телибез.

Син әле солдаттан кайткан 
Егетләр кебек кенә! 
Алтмышның аргы ягында 
Яшә син көлеп кенә,
Алтмыш еллык хәзинәңнең 
Кадерен белеп кенә.
 

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X