Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа Җияш авылында гомер итүче кадерле кешебез Марсил Сәгыйть улы Харисовның 80 яшьлек юбилее

13 июля 2018, 10:49

2344

0

0

Яңа Җияш авылында гомер итүче кадерле кешебез Марсил Сәгыйть улы Харисовның 80 яшьлек юбилее

Яңа Җияш авылында гомер итүче иң кадерле газиз кешебез – тормыш иптәшем, әткәебез, бабыкаебыз, МАРСИЛ СӘГЫЙТЬ улы ХАРИСОВның 80 яшьлек юбилее.

 

Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әткәебез! Сине 80 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әнкәй белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әнкәебез белән безне кадерләп, үз юлыбызга аяк басарга, һәрберебезгә үз нигезен булдырырга булышканың, яратып-сөеп аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Син, әткәй, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.

 

Әткәй, картлык көннәрең бары тик шатлыкта, әнкәебез белән тигезлектә генә үтсен. Безне сөендереп озын-озак яшә!

 

Чәчләреңне, әткәй, чал басса да,

Күңелең көр һаман яшь әле.

Җаның тыныч, тәнең таза булсын,

Кайгы хәсрәт күрми яшә әле.

 

Безнең өчен мәңге кадерле син,

Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Якты караш, җылы сүздән башка

Таба алмыйбыз олы бүләкне.

 

Куанычлар гына алып килсен

80 яшең – олы бәйрәмең.

Сиңа бүген бүләк итәбез без

Барлык яхшылыклар бәйләмен.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X