Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Юбилеең котлы булсын туганыбыз: Бүген Гүзәлия Зәкиева туган көнен каршы ала

11 октября 2021, 10:00

8239

0

5

Юбилеең котлы булсын туганыбыз: Бүген Гүзәлия Зәкиева туган көнен каршы ала

Aктаныш авылында яшәүче кадерле туганыбыз Гүзәлия Билал кызы Зәкиеваны чын күңелдән олуг юбилее белән котлыйбыз. 11 октябрьдә сеңелем, апабызга 60 яшь тула.


Кадерле туганыбыз!


Сиңа һәрчак изге теләктә без. Үзең Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш - табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт. Сине чын күңелебездән  туган көнең, юбилеең белән котлыйбыз. Һәр туар таңың  шатлык белән атсын, Аллаһы Тәгалә саулык – сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, балалар һәм  онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Гүзәлиянең бар гомере Актаныш районы мәгариф системасында намуслы хезмәт белән узды. Күп еллар сеңелебез Актанышның беренче санлы мәктәбендә математика фәненнән белем бирә. Төгәл фәннәрне укучыларга төшендерүдә армый-талмый хезмәт куйды. Җитәкчеләргә рәхмәт, туганыбызның тырыш хезмәте лаеклы бәяләнде. 2020 елда ул Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек булды. 


Гүзәлия туганыбыз!

Бүгенге тормышың матур, куанычлы. Киләчәктә дә шулай булсын. Алда әйткәнчә, балаларыңнан изге хәбәрләр генә ишетеп, без- апа-сеңелләрең белән озын-озак еллар аралашып яшәргә язсын сиңа.


Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.


Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Туган конегез котлы булсын, Гузелия Билаловна! ???

    2
    X