Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ЮБИЛЕЙ УҢАЕННАН: Кадерлебез Алмаз Мосабиров 50 яшьлек гомер бәйрәмен каршы ала

03 июля 2019, 07:56

9521

0

4

Актаныш авылында яшәүче кадерлебез АЛМАЗ ФИРДӘВИС улы МОСАБИРОВның 3 июльдә 50 яшьлек юбилее.

Чәчәкле җәйләргә ямь өстәп, дөньяга килгән, бүгенге көндә тату гаиләгә хуҗа, туганнарны җыеп торучы абыебызны юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, бәхет-шатлыкларга күмелеп яшәвен телибез.

Синең акыллы, сабыр, эчкерсез, уңган булуыңа сокланабыз һәм горурланабыз. Эльмира белән бик матур гомер кичерәсез. Балаларыгыз, туганнарыгыз өчен өзелеп торасыз. Өегезнең ишеге һәрвакыт ачык, табыныгыз мул, күңелең киң, йөзең якты. Тормыш сынауларына бирешмичә, борчу-шатлыкларны уртаклашып, тырышып яшисез. Безне кадерләп, һәрвакыт кайгыртып торуың өчен мең рәхмәтлебез.

Киләчәктә дә тигезлектә, балалар, туганнарның ихтирамын тоеп, шатлык-куанычларга төренеп, бәхетле бай тормышта яшәвегезне телибез.

Җан рәхәте бирсен сиңа Ходай
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар, 
Безнең белән бергә яшәргә.

Безгә кылган барлык изгелегең
Меңе белән кайтсын үзеңә.
Тормышыбыз маягы син безнең
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
 

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев