Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Йөзе якты, ризыгы татлы

21 сентября 2018, 09:48

2590

0

2

Йөзе якты, ризыгы татлы


Олы имән авылында гомер итүче Гөлфая Мирхаҗиян кызы Фатыйховага 20 сентябрьдә 60 яшь тулды.


Әниебез Мөслим районы Әмәкәй авылында җиде балалы гаиләдә өченчесе булып дөньяга килә. Әбием белән бабам авылның иң хөрмәтле кешеләре иде. Аларның гаиләсе авылда иң күркәм, иң үрнәк була. Әниебез менә шундый гаиләдә тәрбияләнә. 7 баланың барысы да укыган, һөнәр үзләштергән һәм тормышта үз урыннарын тапканнар. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, барысы да исән-сау, ярдәмләшеп, аралашып, бик тату яшиләр. Кызганыч, әбием белән бабам инде бакыйлыкка күчтеләр (урыннары оҗмахта булсын). Алар үзләреннән бик тәрбияле, итәгатьле, тырыш балалар калдырганнар.


Әнием белемне Әмәкәй мәктәбендә ала. Урта белемне 12 км ераклыктагы Күбәк урта мәктәбендә үзләштерә. Кечкенәдән үк укытучы булырга хыялланган кыз Алабугага юл тота. 1980 елда югары белемле башлангыч сыйныф укытучысы дигән диплом ала. Яшь белгечкә юллама Тукай районына бирелә. Аны Борды урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп эшкә җибәрәләр. Ул бик  теләп, яратып эшкә чума. Мәктәп җитәкчелеге беренче көннән үк эшчәнлеген күреп ала, аңа зур өметләр баглый. Коллектив та бик җылы кабул итә. Шул ук  елны авылга зоотехник булып 1 егет эшкә килә. Килүгә үк укытучы кызны күреп ала,  бер күрүдә мәхәббәт утлары кабына. Әти аны хәзер җылы хисләр белән искә төшерә: “Караңгы яшел төстәге пальто кигән иде, башында ак  шәл. Кара чәчләренә матур булып ак кар бөртекләре кунган,” – ди. Шулай итеп, алар очраша башлыйлар. Кирәк бит, егетне укытучы  кыз яшәгән йортның күршесенә генә фатирга урнаштырганнар. Егет озак  уйлап тормый, кызга тәкъдим ясый. Гөрләтеп туй  үткәрәләр. Туйлары белән котлап, 2 яшь белгечкә бөтен уңайлыклары булган,  шәһәр тибындагы йорттан фатир ачкычы тапшыралар. Яшь гаилә матур  гына яңа тормыш башлап җибәрә. Бер-берсен  белүләренә туйлар узгач кына 2 ай була.


Шушы авылда әтием белән әнием 2 бала тәрбияләп үстерәләр: бер малай, бер кыз. Авылда яшәү өчен бик уңайлы була. Якында гына Чаллы каласы, юллар яхшы.


Гомерлеккә шушы авылда төпләнеп калырга ниятләп, йорт салырга уйлыйлар. Бөтен төзелеш материалларын әзерләп куялар. Тик, көтмәгәндә, әтиемнең әнисе – әбиебез гүр иясе була. 78 яшендә ялгызы калган бабабыз 7 бала арасыннан әтием белән әниемне сайлап алып, авылга үзе янына чакыра. Бу очракта карарны әнием кыла. Ул болай ди: “Әти-әниләрегезне тәрбияләгез, аларны хөрмәт итегез, дип, ничек укучыларга әйтә алырмын”. Шулай итеп, алар 1997 елда Олыимән авылына күченеп кайталар. Әнием мәктәпкә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә урнаша. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары, ә бер елдан – Олыимән мәктәбе директоры. Бу вазыйфаны 11 ел башкара. Әлбәттә, бик җиңел булмый. Район үзәгеннән иң ерактагы авыл, җитмәсә, юлы да начар. Олы юлга кадәр 5 км араны яңгыр, карлы-бураннар астында күпме тапкырлар җәяүләп үтәргә туры килгәндер. Эшләү дәверендә мәктәпкә бик күп үзгәрешләр кертә. Ул бик тырыш һәм үзенә тапшырылган эшкә бик җаваплы һәм намус белән карый. Эшләнгән эшләр дә бихисап шул: мәктәпне газлаштыру, җылыту өчен янкорма төзетү, мәктәп ихатасын, коймаларын яңарту, түбә яптыру, идән сайгакларын, электр чыбыкларын алыштыру, барлык кабинетларны  ремонтлап, аларны җиһазлау. Күпме техник  җиһазлар, спорт җиһазлары алына. Мәктәптә һәрьяклап уңай шартлар тудырыла. Җәй җитсә, мәктәп ишегалды һәм  бакчасы гөлбакчага әйләнә. Бар кеше дә сокланып карый.


Коллективта  дустанә мөнәсәбәт, җылы атмосфера була. Гомумән, әнием мәктәпнең һәр эшчесенә, ата-аналарга ярдәмләшеп, аңлашып эшләүләре өчен бик рәхмәтле.


Авылдагы, райондагы җитәкчеләр дә ярдәм сораган вакытта кире какмадылар, уңай хәл иттеләр. Район мәгариф бүлеге җитәкчеләрен, андагы эшләүче барлык хезмәткәрләрне дә бары тик җылы хисләр белән генә искә ала.


Аллага шөкер, әниемнең эшләре югары бәяләнә: Татарстан, Россия күләмендә мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары һәм “Рәсәй Федерациясенең белем бирү өлкәсендә мактаулы хезмәткәре” дигән күкрәк билгесе.


Бүгенге көндә әнием-әтием үзләре төзегән йортта бик матур гомер кичерәләр. Бакчада  җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр, мал асрыйлар, умарта тоталар. Кыскасы, умарта кортларыннан ким түгел, иртәдән кичкә кадәр мәш киләләр. Балалар үсеп таралышты. Икебез дә югары белем алып, һөнәр үзләштереп, тормышта үз урыныбызны таптык. Абыем  төзелеш академиясендә белем алды, шул юнәлештә эшли. Гаиләсе белән Яшел Үзән шәһәрендә яши. Мин Чаллы педагогика институтында белем алдым, рәсем  сәнгате факультетын тәмамладым. Гаиләм белән Чаллы шәһәрендә гомер итәбез. Икебездә дә берәр кыз. Оныклары  әбиләрен бик яраталар.


Әнием бу көннәрдә гомер йомгакларын сүтеп, истәлекләрне барлый. Сизелми дә 60 ел үтеп киткән икән бит. Әйе, аның үткән юлы бик матур һәм сокланырлык. Ул үзенең һөнәрен дә бик  дөрес сайлаган. Кая гына барса да таныш түгел кешеләр “әллә укытучымы” дип сорыйлар. Кайда гына булса да үзен бик тәрбияле, үрнәк итеп тота. Үзенең балалары гына түгел, кияве белән килене дә “әни” диеп өзелеп торалар. Аның эшчәнлегенә, җитезлегенә сокланалар.
Кайчан гына кайтсак та, әниебезнең өе ялт иткән, өстәле тулы ризык. Йөзе якты, һәрвакыт елмаеп кына тора. Иң мөһиме сау-сәламәт кенә булсын, әтиебез белән тигез яшәсеннәр, балаларның, оныкларның кадер-хөрмәтен күрсеннәр. Үземнең язмамны әтием күңелендә туган шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә.


Акча, байлык диеп табышмадык,
Янып сүнәр өчен кабындык.
Бергә яндык якты учак булып,
Яратышып, иңне-иңгә куеп.
Дөнья булгач, була төрле вакыт,
Шалтырамый тормый табак-савыт.
Шалтырады, тик төшеп ватылмады,
Саклый белдек парлап кулга алып.
Өйдә булган  һәрчак өйдә калды,
Гайбәт булып “мир”гә сибелмәдек.
Кайнап китсә тормыш кәсәбез дә,
Һичкайчан да ташып түгелмәде.
Икәү таптык кирәк дөнья малын,
Һәр тапканның инде кадерен белдек.
Булганына бергә шатланыштык,
Җитмәгәндә бергә яндык-көйдек.
Балалар да инде үсеп җитеп,
Матур-матур гаилә кордылар.
Үзебезгә охшап икесе дә
Тыйнак, мәхәббәтле булдылар.
Сөенәбез хәзер шулар өчен,
Оныкларга карап куанып.
Ата-ана өчен бала бәхете –
Иң зур шатлык, иң зур куаныч.
Озак янсын әле учагыбыз,
Тирә-якка җылы өләшеп.
Учак тирәсендә утырсыннар
Туганнар һәм дуслар гөрләшеп.
Җылынырга килсен балалар да
Учагыбыз янып торганда.
Без бәхетле алар туңмасалар,
Без бәхетле алар булганга.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев