Актаныш

ТР Төзелеш министрлыгы төзүчеләрне электрон хезмәтләрдән файдаланырга өндәде

Ел башыннан бирле Татарстанда онлайн режимда төзелешкә рөхсәт алырга мөмкин.

Юридик затларның һәм төзүчеләрнең күбесе төзелеш өлкәсендә электрон хезмәтләрдән файдаланмый, хәер, бу кирәкле мәгълүматларны тизрәк һәм җиңелрәк алырга мөмкинлек бирер иде. Аерым алганда, ел башыннан республикада төзелешкә онлайн режимда рөхсәт алырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев сөйләде.
 

«Барлык муниципаль берәмлекләрдә дә төзелешкә электрон рәвештә рөхсәт алу мөмкинлеге бар. Кызганычка каршы, әлегә без шәһәрлеләр һәм юридик затларның моннан бик актив файдаланмавын күрәбез, әмма без төзелеш белән бәйле барлык хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү турында актив рәвештә сөйләвен дәвам итәчәкбез», — диде Кудряшев.
 

Реклама

Ул билгеләп үткәнчә, республикада мондый күчү өчен барлык шартлар да бар, ТР Төзелеш министрлыгы да республиканың сан министрлыгы белән берлектә барлык процедураларны электрон рәвешкә күчерү буенча актив эш алып бара.
 

Элегрәк “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, Казанда Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы төзелеше төгәлләнүен хәбәр иткән иде.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: