Актаныш

АКТАНЫШТА 25 ФОРМА КИҢӘШМӘ ҮТТЕ: Эчәбез, эчәбез һәм ... әкренләп бетәбез

Киңәшмә барышында социаль яктан куркыныч гаиләләр исем-фамиляләре белән аталды, аларның яшәү рәвеше залда утыручыларга фотосурәтләр аша күрсәтелде. Болай да кеше күплектән кызган залда алар өчен җирлек башлыклары кызарып утырырга мәҗбүр булды.

Шартлы рәвештә “25 форма” дип исем алган җыелыш  Актаныш районында ай саен үтә. Ай дәвамында райондагы туучылар, үлүчеләр, авыр, эчүче гаиләләр юнәлеше буенча хисап бирелә биредә. Катнашучылар санын, күтәрелгән  темаларның  иң авырлардан  булуын исәпкә алсаң, аның әһәмите дә аңлашыла. Икенче төрле әйткәндә, кеше язмышларындагы хаталарны инкярь итә тоган, проблемалардан чыгу юлларын эзли торган киңәшмә ул Актанышның 25нче формасы. 


29 июнь көнне авыл башлыклары, мәктәп директорлары, гомум-гамәли һәм участок  табиблары, полиция вәкилләре, районның башкарма комитет җитәкчесе Э.Н. Фәттахов, аның урынбасарлары  белән берлектә, халыкның яшәешенә анализ ясадылар, май аеның югалту һәм табышларын барладыр. 


Ни кызганыч, май аенда  район халкының югалтулары шактый булган: 35 райондашыбыз якты дөньядан китеп барган (үлүчеләр саны узган елның май аена тәңгәл), 7 гаилә таркалган (узган елдан 3кә күбрәк). Иң аянычы,  вафат булучыланың 6сы – эш яшендә булып, шуларның 4сенең үлем сәбәбе – йөрәк-кан тамырлары авыруы. Әлеге авыруның яшәрүе борчу тудыра, узган елның май аенда ул эш яшендәге бер генә райондашыбызны алып киткән булса, быел инде бу сан 4 тапкыр арткан.


Үлемнең артуы Теләкәй (3), Иске Богады (3) , Татар Суксу (2) , Киров (2), Уразай (2), Мәсәде (2)  җирлекләрендә  күзәтелә. Актаныш, Иске Байсар, Әтәс, Кәзкәй, Яңа Әлем,  Пучы, Иске Айман, Усы, Иске Сәфәр җирлекләрендә, шөкер, бу саннар кимүдә. 


Май аенда гомуми тырышлык белән район халкы 15кә артуга да ирешкән булып чыкты. Әмма 35 кешенең үлеме янәшәсендә бу сан, гомумән, сизелми. Аңлашылганча, безнең демографик хәл мактанырлык түгел.Юкса, райондашларыбыз диспансеризация,  флюрография, маммография кебек мәҗбүри тикшеренүләргә дә әкренләп күнегеп киләләр кебек – ел саен күзәтү үткән халык саны арта,  әмма нәтиҗәләр һаман сөендерми. 


Хәер, бездә бит кеше  бераз гына яхшы яши башлый икән, аны туры сукмактан чыгаручылар барлыкка килә. Юк, кулдан тотып чыгармыйлар ансы, дөньясын бер дигән итеп алып барган кешене яшел елан тозагына гына эләктерәләр. Ә эчкән кешегә дөньяның кайсы да бер була, кызганычка каршы.  Бәлки, әкренләп бетә баруның сәбәбен дә шушы юнәлештән эзләргә кирәктер. 


Агымдагы елның 6 аенда гына да полиция вәкилләре белән берлектә ялган аракы сату буенча 588 тикшерү уздырылган, шуларның 387се – автотранспортларда, 159ы – сату нокталарында, 37се – шәхси секторларда, 5се- складларда. Ялган аракы сату буенча 26 мәгълүмат алынган, шуларның 8ен авыл башлыклары үзләре хәбәр иткән. Эчкечелек белән башкача көрәшеп булмавын җирлек башлыклары да төшенә башлады кебек. Шушы зәхмәт аркасында ул-бу булса, таякның юан башы үзләренә төшәчәк бит – сагаерсың да. 


Бергәләп эшләсәк, аракы сатучысыннан котыла да алырбыз, бәлки, әмма эчү белән даими шөгыльләнүчеләрне нишләтергә? Район буенча андыйларның саны  96га җиткән. Бер җирдә дә эшләмәүче, хәмер бәрабәренә генә җирлек халкының вак-төяк эшен эшләргә ялланып җан асраучы  әлеге иптәшләр риск төркеменә алынган алынуын, әмма алары да үзебезнеке бит, статистиканы бозуларын сәбәп итеп, чит районнарга таратып булмый бит адәм балаларын. Чалманарат җирлегендә генә дә андылар унга тулган, Актаныш, Әтәс, Яңа Әлем, Түке, Күҗәкә җирлекләрендә дә җидешәр алар. Эчкечеләрне дәвалап та караганнар, махсус учетка да бастырганнар – айнырга теләге булмаган кешене табиб белән җирлек башлыгы гына  рәткә китерә алмый шул, шунысы аяныч. 


Тәртипсез тормыш алып баручылар исемлегенә теркәлгән гаиләләрнең бәхетсезлеге дә  кайчандыр бер шешә хәмердән башланган булган. Бәхет дигән төшенчәгә исә, киресенчә, шушы урында кара нокта куелган. Бүген Актаныш районында исәпкә алынган  89 авыр гаилә район җитәкчелеге тарафыннан аерым контрольдә тора, аларда 121 нарасый бар. Унбер гаилә  социаль яктан куркыныч дигән статус алган. Аларда 21 бала, әниләре булып та, әни назы хакында хыялланып, җан асрый. Бу балакайлар хакында башкача әйтеп булмый, кызганычка каршы. Әти-әниләрне сайлап алмаган бит алар, кайчандыр мәхәббәт җимешләре булып дөньяга аваз салган һәрберсе. Аларның гаебе нидә соң? 


Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе әгъзалары җирлекләрдәге социаль яктан авыр гаиләләрнең һәрберсе белән якыннан таныш, даими рәвештә аларның яшәү рәвеше белән кызыксыналар, балалары хакына яшәү шартларын, яшәү рәвешләрен яхшырту максатыннан ярдәм кулы сузалар. Тик сузылган кулга каршы җавап итеп кул сузучылар гына сирәк. Җанны яралаганы да ата-аналар тарафыннан булган шушы  битарафлык. Әйтерсең, алар тапкан балаларны шушы комиссиясе әгъзалары багарга, назларга, кеше итәргә тиеш. 


Хәер, ата-анасына кирәкмәгән балаларны гаиләдән алу очраклары да бар Актанышта. Юридик яктан шактый мәшәкатьле, йөрәккә кан укмаштыра торган бу процессны җаваплы затлар, башка юл булмаса, башкарып та чыгар, әмма тапкан анага кирәкмәгән балаларны  башка гаиләләр сыендыра алырмы?  Балаларыннан аңлы рәвештә ваз кичкән ата-аналар картлык көннәрендә кемнән җылы караш, хөрмәт өмет итәр? 


Киңәшмә барышында социаль яктан куркыныч гаиләләр исем-фамиляләре белән аталды, аларның яшәү рәвеше залда утыручыларга фотосурәтләр аша күрсәтелде. Болай да кеше күплектән кызган залда алар өчен җирлек башлыклары  кызарып утырырга мәҗбүр булды.  


Сәгать ярымга сузылган хисап җыелышында катнашучылар залдан авыр тәэсирләр белән таралды. Ничек кенә авыр булса да, бетмәскә иде бит әле, райондашлар!  Яшәешебезнең кимчелекле якларын  яхшыга үзгәртәсе иде, мөмкинлек тә, теләк тә, бердәмлек тә булганда диюем.  Бетсәк, эш харап! 
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: