Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

ТР Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Айрат Хәсәнов Пучы картлар йортында булды

Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Айрат Рәшит улы Хәсәнов Пучы картлар йортында тәрбияләнүчеләрнең хәлләрен белеште. Биредә яшәүче өлкәннәрне борчыган сорауларга җаваплар бирелде. Очрашуда Татарстан Республикасы Федераль казначылык идарәсе белгече, Татарстан Республикасы Федераль казначылык идарәсенең 4 нче номерлы бүлеге башлыгы, Актаныш районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л.Ф.Бариева...

Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Айрат Рәшит улы Хәсәнов Пучы картлар йортында тәрбияләнүчеләрнең хәлләрен белеште. Биредә яшәүче өлкәннәрне борчыган сорауларга җаваплар бирелде.
Очрашуда Татарстан Республикасы Федераль казначылык идарәсе белгече, Татарстан Республикасы Федераль казначылык идарәсенең 4 нче номерлы бүлеге башлыгы, Актаныш районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л.Ф.Бариева катнашты.
Районыбызда эшләп килүче "Гәрәбә" клубы узешчәннәрре, район мәктәпләрендә укучы балалар, "Тылсым" балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм балалар күчтәнәч открыткалар белән килеп музыкаль чыгышларын пучы картлар йортында тәрбияләнүчеләргә бүләк иттеләр.
Оешмасы булмаган ветераннар да декада барышында игътибардан читтә калмады, район мәдәният йортында үзешчән сәнгатькәрләр тарафыннан әзерләнгән концерт белән хозурландылар, шулай ук чәй-өчпочмак белән сыйланып яшьлекләрен искә алдылар.
Декада барышында шулай ук кайнар линия дә эшлэде. Әлеге хезмәткә утын сорап мөрәҗагать итудән тыш, зур борчулы проблемалар белән шалтыратучы өлкәннәребез булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев